Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

ZAKARIA фолк төркеме Казанда беренче концертын куячак

Төркем репертуарында татар, башкорт, чуаш, удмурт, мари, мордва, рус телләрендә аутентик җырлар бар

28 ноябрь көнне Казан шәһәренең "Сәйдәш" мәдәни үзәгендә составында керәшен кызы Татьяна Ефремова булган күпмилләтле ZAKARIA фолк төркеменең беренче концерты булачак. Моңа кадәр төркем Татарстан Республикасының җиде районында концертлар бирде.

Төркемнең составында төрле милләттән 4 кыз бар: татар, башкорт, керәшен, мордва. Кызлар экспедицияләрдә җыелган халык җырларын заманча эшкәртүдә тәкъдим итәләр. Аларның репертуарында татар, башкорт, чуаш, удмурт, мари, мордва, рус телләрендә аутентик җырлар бар.

Концертта Татарстан Республикасының атказанган артисты Эльмира Кәлимуллина, автор-башкаручылар Shoner Paul, Илгиз Шәйхрәзиев, Malsi Music, Алмаз Ахунов һәм Н.Җиһанов исемендәге Казан консерваториясенең фольклор ансамбле дә катнашачак.

Фото: "ZAKARIA" ның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев