Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйнең Баграж авылында мобилизациягә алынган егетләргә теләктәшлек итеп кичә оештырылды

Зәй районының Баграж җирлегеннән чыккан 13 егет өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылды.

Бүгенге көндә аларның 7се – хәрби операция зонасына озатылды инде, ә 4се әлегә Казанда хәрби өйрәнүләр уза. Тагын ике егет контракт буенча Украинада барган махсус хәрби операция зонасында хезмәттә.

Егетләргә хөрмәт, аларның әти-әниләренә теләктәшлек, ярдәм итү йөзеннән Сарсаз-Баграж мәдәният йортында “Исән-сау кайтыгыз!” дип исемләнгән кичә уздырылды.

Кичәгә егетләрнең әти-әниләре, гаиләләре чакырылды. Аларга шундый егетләр үстерүләре өчен рәхмәт белдерелде.

Илдә өлешчә мобилизация игълан ителгәч, кайбер гаиләләрнең төп туендыручысы булган ир-атлары китеп барды. Егетләрне ерак юлга әзерләү дә гаиләләрдән планлаштырылмаган чыгымнар таләп итә. Шунлыктан өч Баграж авылы халкы мобилизациягә алынган ир-егетләргә ярдәм йөзеннән акча, гуманитар ярдәм җыйды. Барлыгы 95 мең сум акча җыелды һәм аларны мобилизациягә алынган ир-егетләрнең гаиләләренә бирү турында карар ителде.

Кичә барышында әти-әниләр сәхнәгә чакырылып, авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев аларга батыр егетләр үстергәннәре өчен җирлек халкы исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде.

"Без сезгә никадәр авыр булуын аңлыйбыз. Без мобилизация буенча хезмәт үтүче егетләребез белән горурланабыз, алар инде чын геройлар. Аларны туган якларда  җиңү белән көтәбез”, - диде Павел Николаевич.

Залда утыручы тамашачылар да басып, әти-әниләргә көчле алкышлар белән рәхмәтен белдерде.

Концерт башында мобилизациягә алынган егетләр турында кыскача мәгьлүмат бирелде, видеоклип күрсәтелде. Сарсаз-Баграж авылы егете, үз теләге белән Украина хәрби операциядә булып кайткан Александр Иванов әти-әниләргә теләкләрен җиткерде.

Егетләр хөрмәтенә җырлар башкарылды, җирле шагыйрә Валентина Николаева үзе иҗат иткән шигырьне укыды. Илдә өлешчә мобилизация игълан ителгәч,  солдатлар гимнына әверелгән “Киек каз юллары” җырын Чыбыклы егет Рушат Гатауллин башкарды.

Һәр чыгыш тирән эчтәлекле, күңелләрне кузгатырлык иде. Залда утыручылар тамагына тагын төер утырды, күзләр яшьләнде.

Клара Ермолаева, Зәй офыклары
Фото: Клара Ермолаева, Сарсаз-Баграж авылы клуб 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев