Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйлеләр тантаналы ант итүдә катнаштылар

Зәй рйонының язгы чакырылышта хәрби хезмәткә алынган 10 егет Әстерхан өлкәсенең Знаменск шәһәрендә хезмәт итәләр.

Егетләр яшь солдат әзерлеге курсын узып, үткән шимбәдә хәрби ант кабул иттеләр. Әлеге тантаналы вакыйгада район хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов, район яшьләр эшләре идарәсе башлыгы Ростислав Аладышкин җитәкчелегендә яшь солдатларның әти-әниләре, якыннары катнашты.

Аларга Знаменскка бару өчен район хакимияте махсус автобус бирде. Зәй егетләре физик әзерлекле булулары белән аерылып тора. Зәйгә кайткач әниләр, хәрби комиссариатта очрашып, алган хис-кичерешләре белән уртаклаштылар, уллары белән очрашу мөмкинлеге тудырган район җитәкчелегенә, хәрби комиссарга зур рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Шунысын да әйтик, биредә хезмәт итүче 10 яшь егет тә Зәй политехник көллиятен тәмамлаган, С категорияле машина йөртүче белгечлеген үзләштергәннәр.

— Әстерхан өлкәсенең Знаменск шәһәре хәрби часте белән Зәй районы 2007 елдан хезмәттәшлек итә. Әлеге частьтә С категорияле машина йөртү таныклыгы булучылар гына хезмәт итә. Бу — Россиядә стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләрендә механик-машина йөртүче әзерләүче бердәнбер мәктәп. Биредә егетләр яхшы, лаеклы һөнәр үзләштерә. Өч ай ярым хәрби укулар узгач, алар башка хәрби частьләргә озатылачак, — ди Айрат Фоатович.

Ата-аналар өчен хәрби часть, уку корпусы һәм полигон буенча экскурсия оештырылган, уллары шөгыльләнә торган тренажерларны күрсәткәннәр. Хәрби комиссар сүзләренчә, хәрби часть командиры яшь солдатларның, аерым алганда, Зәй егетләренең хәрби хезмәткә бик җаваплы карауларын, яхшы физик әзерлекле булулары белән аерылып торуын әйткән.

Әле егетләр бер-ике ай элек кенә хәрби хезмәткә алынсалар да, якыннарын сагынырга өлгергәннәр. Ә әниләр улларын күрүгә бигрәк тә шатланган инде.

Олеся Майорова хәрбиләр гаиләсендә үскән, хәрби шәһәрчектә яшәгәннәр. Аның ике улы бар, бүгенге көндә Знаменск шәһәрендә хәрби хезмәт үтүче Михаил Лысманов та аңа, әни, дип дәшә. Мишага 11 яшь вакытта әнисе үлгән, ә күршедә яшәүче Олеся апасына аңа әнисен алыштырырга туры килгән.

— Ул кечкенәдән әтисе эштә чакта бездә үсте. Шул кыска гына вакыт эчендә Миша чын ир-егет булган. Күренеп тора — дисциплина бар. Миша без килүгә бик сөенде, бу минем иң бәхетле көнем, дип, рәхмәтләрен җиткерде. Анда алган хис-тәэсирләрне әйтеп бетерерлек түгел, — ди Олеся.

Башка әниләр дә Ватан сагында торучы уллары белән горурлануларын белдерделәр.

— Присяга кабул итүгә яшь солдатларыбыз бик ныклап әзерләнгәннәр. Чын хәрбиләрчә оста, тигез атлауларын, көчле, ышанычлы тавыш белән ант сүзләрен әйтүләрен сокланып күзәттек. Әле бит кичә генә малайлар иделәр, инде менә ничек җитдигә әйләнгәннәр, — диде Рамил Хафизовның әнисе Наталья.

6нчы мәктәпнең татар теле укытучысы Ирина Васильеваның улы да биредә хезмәт итә. Данил да Зәй политехник көллиятендә эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштергән.

— Улларыбыз чын солдат булганнар, өсләрендә хәрби кием. Тантана һәр яклап уйланган, бик оешкан төстә үтте. Күңелдә җылы хисләр, бу тантанадан алынган тәэсирләр, эчке бер горурлык кичерешләре. Улларыбызның хезмәт итү урыннарын күргәч, күңелләребез тынычланды. Дөньялар имин булсын да, егетләр Ватан алдындагы бурычларын намус белән үтәсеннәр, — ди Ирина.

Алсу Альбертовна улы Евгенийның ант бирү тантанасына 73 яшьлек әбисен дә алып барган.

— Улларыбыз үзгәргән, җитдиләнгән. Мин үзем дә эчке эшләр органнарында хезмәт иткән кеше буларак, улымның хәрби мәктәп үтүен теләдем. Армия — ул егетләр өчен чын тормыш мәктәбе, — ди Алсу Давыдова.

Уку йортында бергә белем алган Зәй егетләре армия хезмәтен бердәм, бер-берсенә терәк булып узалар. Бу очрашу, һичшиксез, якташ егетләребез күңелендә озак сакланыр, авырлыкларны, сынауларны үтүдә аларга көч, дәрт биреп торыр.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев