Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйле Людмила Талиповадан бәйрәм коймагы рецепты

Людмила – Зәй районының Налим авылы килене, дүрт бала әнисе.

Чыгышы белән үзе Сарсаз-Баграждан, чип-чиста керәшен кызы ул. Бүгенге көндә ире Азат белән дүрт бала үстерәләр. Иң олысы Диләрәгә – 24, уллары Булатка – 22, Алинәгә – 12, ә кече уллары Даниска 5 яшь. Талиповлар интернациональ гаилә буларак, ике як бәйрәмнәрен дә яратып уздыралар. Күп итеп маллар асрыйлар, бакчаларында мул уңыш алалар. Бу эштә аларга балалары да ярдәм итә. Людмила белән Азат ул яктан да бик бәхетлеләр.

Людмила Михайловна тормыштан тәм табып яши. Үзе бухгалтер булып тә эшли, шул ук вакытта, дүрт бала әнисе дә, әле буш вакытларында бәйләргә, чигәргә ярата, аш-суга да оста.

Май чабу бәйрәмне уңаеннан, аның яратып пешерә торган коймак рецептын сорадык. Аны сезгә дә тәкъдим итәбез.

“Коймак өчен кирәк була:

1 стакан кефир,
1-2 йомырка,
3 аш кашыгы шикәр комы,
0,5 чәй кашыгы тоз,
он һәм сода

Боларны барысын да куерак итеп болгатам, аннан 1-2 стакан кайнар су (камырыгыз куерак булса,  күбрәк саласыз), 2-3 аш кашыгы көнбагыш мае, әйбәтләп болгатасың. Аннан, кызган табада гына майсыз кыздырасың. Нык тәмле килеп чыга. Сез дә пешереп карагыз әле!”

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

2

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев