Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйле карендәшебез чын дөньяга күчте

Ольга Александровна район мәдәният йортында автоклуб мөдире булып утыз елдан артык эшләде

Зәй районында гомер иткән Ольга Александровна Трофимова чын дөньяга күчте.

Ольга Трофимова район мәдәният йортында автоклуб мөдире булып өч дистәдән артык эшләде, мәдәният идарәсендә гомуми эш стажы – 44 ел иде. Хезмәт эшчәнлеген 1977 елда Урта Баграж авыл клубы мөдире вазыйфасында башлый, 1988 елда мәдәният идарәсенең автоклуб мөдире итеп күчерелә. Эш дәверендә Ольга Александровна үзен хезмәт сөючән, белемле, тәртипле хезмәткәр итеп танытты. Ул бәйрәмнәр үткәрү методикасын яхшы белә иде,мәдәни чаралар, семинарлар, конференцияләрне халык традицияләрен һәм милли-региональ компонентны исәпкә алып оештырды. Ул оештырган һәр чара югары дәрәҗәдәге әзерлекне күрсәтте. Ольга Трофимова үз коллегаларының хөрмәтен һәм ышанычын яулады, 20 ел дәвамында мәдәният идарәсе хезмәткәрләренең профком рәисе булып торды.

Аның якыннары һәм хезмәттәшләре "Ольга Александровнаны ихлас һәм күңелле кеше иде, дөньяга позитив карашы белән кешеләргә рухи көч өстәде. Аның турында бары тик җылы истәлекләр генә калыр. Безнең күңелләрдә миһербанлы кеше булып истә калачак. Керәшен кызы иде ул. Керәшеннәр бар яктан да талантлы халык, бу тормышта дөньяны алып барган төрле өлкәдә зур шәхесләре бар. Керәшен гореф-гадәтләренең үсүен, югалмавын теләде", - дип сөйли.

Ольга Александровнаның хезмәте югары бәяләнде. Ул Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы һәм күп сандагы рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Фәннур Миникаев, Зәй офыклары

Фото район мәдәният йортыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев