Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәйдә озак еллар бергә яшәүче парларны котладылар

Зәйнең туган як тарихын өйрәнү музеенда зөбәрҗәт, алтын, сапфир, мәрҗән туйларын билгеләп үтүче парларны җыйдылар.

Тантанага 55 ел бергә гомер кичерүче Маргарита һәм Михаил Ивановлар, алтын туйларын 28 декабрьдә билгеләп үтәчәк Валентина һәм Юрий Колчериннар, 45 ел бергә гомер итүче Наталья һәм Виктор Самарцевлар, Зинаида һәм Василий Мишаровлар, 35 ел кулны-кулга тотынып бер сукмактан атлаучы Роза һәм Фәрит Габдуллиннар чакырылган иде, дип хәбәр итә «Зәй офыклары».

ЗАГС бүлеге бүлеге башлыгы Гөлфия Вәлишина бу гаиләләр белән таныштырды.

«Шатлыкларын да, авырлыкларны да бергә кичереп, пар канат булып шушы көнгә кадәр килеп җиткәнсез икән — моңа сокланмый мөмкин түгел. Яшьләргә дә сез үрнәк. Киләчәктә дә исәнлектә, бер-берегезнең, балаларыгызның кадер-хөрмәтен тоеп яшәргә насыйп булсын сезгә», —  диде Гөлфия Имамзөфәровна.

Һәр гаилә үзенең тарихы турында кызыклы итеп сөйләде. Ахырдан парлылар, яшьлекләрен искә төшереп, вальс әйләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев