Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Зәй ягыннан Татьяна Архипова өч ингредиентлы салат ясау рецептлары белән уртаклашты

Урта Баграж авылында яшәүче Татьяна түти әлеге тиз, тәмле һәм арзанга чыга торган салатларны үзе дә яратып ясый.

1нче салатка кыяр, күкәй һәм яшел суган кирәк.
Болгату өчен майонез яки үсемлек кулланылырга мөмкин. "Минем уйлавымча, майонез белән тәмлерәк. Иң гади һәм бик тәмле салат. Без кечкенә чакта әниләр әзерли иде аны", – ди Татьяна түти.
2нче салат – пешкән бәрәңге, тозлы кыяр, башлы суганнан.
Салат үсемлек мае белән болгатылга һәм тәме өчен яшеллек сибелә.
3нче салат – тавык ите, фасоль һәм сухари (киптерелгән ипи) белән. Майонез кулланыла.
"Бу салат безнең өстәлдә еш күренә. Бик тәмле. Ашаганыгыз булмаса, эксперимент ясап карау урынлы булыр", – ди хуҗабикә.
4нче салат – колбаса белән кәбестәдән. "Әлеге салат, дөресен әйткәндә, мине бик гаҗәпләндерде. Кәбестә һәм колбасаны майонез белән болгатыгыз. Ашап туймаслык тәмле килеп чыга", – ди Татьяна Архипова.
5нче салатка пешкән күкәй, консервланган кукуруз, майонез кирәк.
Барысы да бик җиңел һәм файдалы. Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев