Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үз-үзеңне изоляцияләү вакытында Зәйдән Мария Чернова чигү белән шөгыльләнә

"Туганайлар" газетасы оештырган #керэшенкарантинда акциясенә Зәй районы Пусташин авылыннан Мария Чернова кушылды

Covid-19 вирусыннан саклану өчен, Россиядә үз-үзеңне изоляцияләү режимы вакыты апрельнең 30ына кадәр озайтылды. Карендәшләребез бу вакытны файдалы һәм күңелле уздыра.

Зәй районы Пусташит авылыннан Мария Чернова безгә үзенең кул эшләрен җибәрде. Аның 30 лап үзе чиккән картинасы бар икән. Соңгы картинасын кыш көне чигә башлаган булган, вакыт җитмәү сәбәпле эш тукталып калган. Карантин вакытында шул картинаны чигәм, дип яза ул. 

Мария Генадиевна 1992 елда Алабуга педагогия институтын тәмамлап, Түбән Биш урта мәктәбендә 28 ел буе рус теле һәм адабияты укыту икән. "20 еллап шакмаклап чигәм. Башта өлкәннәрдән калган иске үрнәкләрне санап чиктем, хәзер сатып алып чигәм. Чигү эше күңелемә ял һәм рәхәтлек бирә, дөнья мәшәкатьләреннән арынып төрки. Бездә барысы да, тутам, киленнәр, племянницалар, хәтта, улым да чигә", - ди Мария Чернова. 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев