Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Үз керәшеннәре данлы иткән геройларга бай авыл ул Албай

Албайда бай материал тупланган музей барлыгын күптәннән беләм. Анда берничә тапкыр булганым да бар. Мәктәп территориясендәге иске биналарда да, уку йортының ягылмый торган бүлмәсендә дә булды ул музей. Юк мөмкинлекне бар итеп, күп тырыштылар

Соңгы араларда музей өчен яңа бина бирелгәнен ишеткәч, чын күңелдән сөендем. Алты герой биргән авылның аерым музее әллә кайчан булырга тиеш иде бит инде! Юк, ялгышмадым, биш урынына алты герой дип, белеп яздым, бу турыда соңрак...

Борынгы мәктәп

Күптән түгел үземнең 6нчы класс укучыларын Албайга – шул музейга алып бардым. Берничә ел элек биредәге мемориаль комплекс ачылгач та, укучыларым белән бу авылда булган идек. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын уздырган яз иде ул. Алда язганча, музей бүлмәсе мәктәпнең кечкенә генә кабинетында иде. Анда, ягылмый торган бинада әрәм булмасын дип, иң кадерле әйберләр генә кертелгән иде. Экспонатлар белән танышырга, сөйләгәнне тыңларга 5-6дан артык кеше дә эчкә уза алмады, чөнки урыны тар. Шулай булса да, кулдан эшләнгән стендларда бай материал тупланган, фотолары яңартылган, булдыра алган хәтле хезмәт куелганлыгы күренеп торды.

12 километр ераклыктагы Усали мәктәбеннән килгән укучыларыбызны музей җитәкчесе, Албай мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Елизавета Кирушина көтеп тора иде. Ике мәктәп укучыларын бер-берсе белән таныштыру, аралаштырып алу максаты белән, башта авылның белем учагына кердек. Албай мәктәбе бинасы үзе бер музей ул – борынгы мәктәп. 60нчы елларда төзелгән бинада урнашкан, агач булуына карамастан, биек, зур-зур тәрәзәле, бик якты үзе. Агач идәннәр кемнәрнең генә эзен сакламый икән биредә! Тирән белем алу өчен мәктәпнең иске булуы һич тә киртә түгел, ул медалистлар чыгарырга да; бер зур класс бүлмәсе хәтле генә спорт залы булуы спортчылар тәрбияләргә дә комачаулык итмәгән. Бүген биредәге төп мәктәптә 10 укучы укый. 6нчы класста 3 укучы икән. Безнең мәктәпнең 6нчы классыннан алты бала биредә иде.

Спорт “җене” кагылган мәктәп директоры Климент Кирушин укучыларым белән уртак тел табып кына калмады, аларның физкультура буенча уңышлары белән дә кызыксынды.

Горурланырлык музей

Ирле-хатынлы Кирушиннар безне музейга да озата барды. Медпунктның элекке бинасы музейга бирелгән, ә яңасы, республика программасы буенча төзелгән ФАП та якында гына икән. Ә монысын профнастил белән тышлаганнар, пластик тәрәзәләр куйганнар, элекке кирпеч йортны танырлык та түгел. Музей ишеген ачып керүгә, яшермим, телсез калдым. Заманча стендларны күреп, экспонатлар өчен куелган өр-яңа витриналарга карап сокландым. Булдырганнар албайлылар! Менә хәзер геройлар авылы музее дип, горурланып күрсәтерлек йортыгыз булган! Алты геройның алтысына да аерым-аерым стенд багышланган. Советлар Союзы Геройлары Иван Максимов, Михаил Москвин, үз вакытында Советлар Союзы Герое исеме бирелми калып, исеме Россия Герое булып әйләнеп кайткан Георгий Смирнов, гражданнар сугышы герое Степан Домолазов, Социалистик Хезмәт Герое Иван Иванов – алар бишәү. Әле Албайның алтынчы герое да бар – Николай Гаврилов. Аңа да үз вакытында герой исеме бирелми калган. Ләкин  Ватаныбызның ике Кызыл Байрак, ике Кызыл Йолдыз, Беренче дәрәҗә Ватан сугышы орденнарына лаек булган кеше герой түгелме? Әле тагын 1914 елгы беренче бөтендөнья сугышында Солдат даны орденына тиң “Георгиевский крест” белән ике тапкыр бүләкләнгән албайлы герой түгелме? Кызыл Йолдыз ордены кавалерлары гына да 13 кеше икән биредә. Шаккаткыч! Әфган, Чечен сугышы батырларына, югары хәрби дәрәҗәләргә ирешкәннәргә да аерым урын бирелгән. Мәгариф, мәдәният-сәнгать, медицина, фән, спорт, авыл, урман хуҗалыгы өлкәләрендә хезмәт куйганнарны да онытмаганнар биредә. Пионер, комсомол оешмалары тарихы да чагылыш тапкан. Аерым бер бүлмәне “Керәшен җорты”на багышларга да онытмаганнар. Укучыларны музейның батырларга багышланган өлеше белән мәктәп директоры Климент Михайлович үзе таныштырды.

Килеп кергән кешегә карап чыгу, соклану, сөйләгәнне тыңлап тору бик рәхәт һәм кызык. Ә мин үзем күпме хезмәт куелганына шаккаттым. Музей җитәкчесе белән сөйләшәм: “Искиткеч зур хезмәт башкаргансыз, – дим, – бу хәтле материалны табып бетерергә бер кеше гомере дә җитмәс. Кемнәр белән эшләдегез? Чыгымнарын кемнәр белән күтәрдегез?”  Сорауларым бихисап... Елизавета Васильевна сабыр гына елмаеп: “Бу хәтле эшне берьялгызың гына эшләп чыгып булмый. Көне-төне компьютерда утырырга туры килде. Ә акча табучы да, ул стендларны эшләтергә шәһәргә чыгып китүче дә, алып кайтучы да булмаса, мин генә нишли алыр идем? Иң беренче, район башлыгының  ярдәме тимәсә, ул безнең идеяне хупламаса, бу эш барып чыкмаячак иде. Анатолий Ивановка зур рәхмәт. Районның культура бүлеге начальнигы Степан Спиридонов уң кулыбыз булды. Авыл җирлеге башлыгы Иван Крешков та, директорыбыз Климент Кирушин да юлдан кайтып кермәде инде музей ачылганчы. Ә мин, музей җитәкчесе буларак, эшне буш урында башламадым. Хөрмәтле элекке укытучыларыбыз Михаил Григорьевич белән Анна Ивановнаның башлаган эшен дәвам иттем. Алар бик шәп музей оештырган иде бит заманында”. Анна Ивановна белән Михаил Григорьевич музей җитәкчесе Елизавета Васильевнаның каенанасы белән каенатасы була инде. Ә минем ерак дәдәй белән җиңги...

“Домолазов йорты”

Без музейда чагында ук авылның балалар бакчасы тәрбиячесе Любовь Мишурина килеп баскан иде инде. “Монда хәтле килеп, Домолазов йортын күрми китмисез инде”, – дип, безне үзе белән ияртте. Балалар аптырап калды. “Домолазов йорты һаман да торамыни?” – дип сорады арадан берсе. Бер укучым: “Лидия Семёновна, аңламый калдым мин, кемнәр соң ул “кызыллар” һәм “аклар” – дип сораулы карашын ташлады. Менә сиңа мә! Замана балалары! 4-5 яшьлек чагында ук “кызыллар”ның – “безнекеләр”, ә “аклар”ның “дошман” икәнен белә идек бит без. Мин аңлатып, алар тыңлап, җайлап кына тарихи йорт янына җиттек. 

“Домолазов йорты” – Албайның балалар бакчасы ул. Гражданнар сугышы герое үзе җиткерткән аны. Хәрби хезмәткә киткәндә Степан Домолазовтан күршесе Иван: “Йортыңны энең Александрга калдырасыңдыр инде име?”, – дип сораган. “Юк, Александр үзе җиткерер әле, мин йортымны колхозга калдырам”, – дигән героебыз.

Бакчага 5 бала йөри. Алтынчыларым кыймыйча тормады, чишенеп атты да сабыйлар белән тәгәрәшеп уйный да башлады. Тегеләре дә куркып-кыргыйланып тормады, уртак телне тиз таптылар. Тәрбияче апалары: ”Кунакларга концерт куеп күрсәтмибезме соң? – дигәч тә, шатланып риза булды нәниләр.

Чиркәү – тарих чагылышы

Мәктәпкә таба менгәндә балаларымны чиркәү янында да туктатып алмыйча булдыра алмадым. Албайның чиркәү, приход мәктәбе тарихын әзме-күпме беләм. Бу тема буенча конференцияләрдә чыгыш ясаганым бар. Албай чиркәвенең 1874 елда ачылуын, аны ачканда Николай Ильминскийның килүен, Василий Тимофеевның да шунда булуын сөйләдем.

Албайда  керәшеннәр генә түгел, руслар да яшәгән. Чиркәү салынуны алар да хуплап каршы алган. Мәктәп тарихы да күптәннән башлана Албайда. Биредә беренче ирләр мәктәбе 1875 елда ачылса, кызларныкы 1880 елда эшли башлый. Балаларны шагыйрь Яков Емельянов та укыта. Шул чакта ук китаплары басылып чыккан “Җырчы Җәкәү” була инде ул. “Укытучылар барысы да белемле була, чөнки аларны Казандагы Үзәк Керәшен мәктәбе әзерләп җибәрә. 30нчы елларда чиркәүнең куполын кисеп төшерәләр, авыл халкы бу хәлләрдән риза булмыйча бунт күтәрә хәтта. Совет елларында клуб булып хезмәт иткән бинаны 1997 елда кабат чиркәү итәләр. Менә шушы тарихи борынгы чиркәүне җинаятьчеләр 2013 елда яндыралар. Татарлар белән керәшеннәр арасында дошманлык тудыру өчен эшләнелә бу. Ләкин халык тагын да берләшә – мөселманнар, христианнар – барысы бергә бу чиркәүне торгызу эшенә керешә дип, башка диннәргә хөрмәт, толерантлык та тәрбияләп алдым.

“Чакырган җиргә бар...”, – ди бит халкыбыз. Инде чәй эчәргә дәште мәктәп җитәкчеләре. Директорлары укучыларым алдында поварны да мактап алды. Надя апалары Константинова әзерләгән ризыкларны минекеләр дә бик яратып ашады, сый-хөрмәткә рәхмәт әйтеп кузгалдылар.

Җиңги – “тере тарих”

Албайга килеп, җиңгәм – музейга нигез салучы Анна Кирушина янына кереп чыкмыйча китә алмадым. Улы сөйләгәннәрдән соң аңа да кайбер сорауларым бар иде. “Албайның Бөек Ватан сугышы геройларын күреп белә идеңме син?” – дим, быел гына 90 яшен тутырган җиңгидән. “Белә идем. Мин әле бәләкәй, алар озын гәүдәле яшь матур егетләр иде. Михаил Москвин сугыштан соң үзебезнең Камский леспромхозда эшләде бит әле. Кабере дә шунда. Георгий Смирновның әтисе укытучы иде. Ерак дәдәң белән өйләнешкәч, Казанда яшәгән вакытта, Максимов белән бер домда, бер подъездда тордык. Авылдашлар дип, бик якын итә, хәлләрне белешеп китә торган иде, – дип сөйли җиңги. – Иван Максимов егет чагында, сугышка хәтле, безнең колхозның комсомол оешмасы секретаре булып эшләде. Сугышка китәр алдыннан почмакка кереп, кач кылып, тәрене үбеп чыккан. Анасы Үлинә түти сөйләгән моны әкрен генә, ул чагында ярамый бит”. Комсомолец егет 1944 елда партиягә алына. Күңеле белән Аллага ышанган егет, сугыштан герой булып, исән-сау әйләнеп кайта. Кабере – Самосырово зиратында.

...И җиңги, үзең тере тарих шул син. Саубуллашып чыгып барганда мине туктатып, теләген әйтте: “Туганайлар”ны яратып укыйм, иң беренче Лидия нәрсә язды икән, дип актара башлыйм, рәхмәт сиңа! – ди. – Музейга менгәч, гәҗиткә язмый калмыйсың инде син, сизеп торам. Ләкин безнең турыда язма, яме. Без төзегән музей түгел инде яңасы. Ерак дәдәң булмаса, мин дә эшләп чыга алмый идем инде аны. Оформлениегә, перо белән язуга бик оста иде ул. Дөрес, материалын  күбрәк мин җыйганмындыр. Хәзер инде яңача эшлиләр, заманча итеп, безнең методлар искерде,” – диде ул елмаеп. Сүземдә тордым: җиңгине мактамадым, кем нигез салганын, кемнәр җыйган документлар белән эшләгәнен килене үзе әйтте. Ләкин аның һаман да музей эше белән кызыксынып торуын, үз фикерләре белән уртаклашуын, анда еш барып йөрүен ишеткән идем инде.  

Менә шундый тәэсирләр белән кайттым күрше авылдан. Албай ул Мамадышның гына түгел, хәтта республикабызның гына да түгел, Россия горурлыгы.  

Лидия  ПАСЫЕВА,  Мамадыш районындагы Усали урта мәктәбенең  тарих, җәмгыять белеме укытучысы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев