Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юшады һәм Кадрәк җирлегендә гражданнар җыеннары узды

Әлеге җыеннар, бер яктан караганда, символик мәгънәгә дә ия булды – берсендә әле яңа гына эшли башлаган җирлек башлыгы Рәсил Биктимеров әле беренче генә тапкыр отчет тотса, икенчесендә – районыбызның иң тәҗрибәле җирлек башлыкларының берсе Хәлил Нәбиуллин еллык эшләгән нәтиҗәләре белән таныштырды

Минзәлә районында чираттагы гражданнар җыеннары Юшады һәм Кадрәк җирлекләрендә узды.

Юшадыдан күренгәнчә, яшь башлык Рәсил Биктимеров, иң мөһиме, авыл халкы белән уртак тел табып, җирлекнең хәл итәсе мәсьәләләренә төшенеп, эшне оештыра алганлыгын раслады. Әйе, хәл итәсе мәсьәләләр бар – әмма дәүләт программаларында актив катнашканда, аларның хәл ителәсенә шик юк. Бигрәк тә куандырганы – җирлектә сыерын да, сарыгын да, кош-кортын әйтеп тә торасы юк, хәтта атын да күпләп асраучылар бар. Җирлектән депутат Олег Ильин да үз сайлаучылары белән тыгыз элемтәдә тора.

Кадрәккә килгәндә, бу як халкы һәрвакыт үзенең тырышлыгы белән аерылып торды. Җирлек башлыгы Хәлил Нәбиуллин үз чыгышында:

- Яшәүчеләрне лаеклы тормыш һәм үсеш белән тәэмин итәрлек барлык шартлар да тудырылган. Республикабызның үсеш стратегиясен гамәлгә ашыру кысаларвында җирлеккә кагылган бурычларны максат итеп куябыз, - дип билгеләп үтте.

Эшләгән эш күбрәк булган саен, халыкның да сораулары артуы, әлбәттә, аңлаешлы күренеш. Димәк, авыл кешесе үз туган ягына, яшәү шартларына битараф түгел. Әлбәттә, җирлек сходлары глобаль дөньякүләм мәсьәләләрне хәл итәлми. Әмма җирлек мәнфәгатьләрен яклап эш итәрдәй депутатлары ( бер үк вакытта ТР Дәүләт Советы каршында Яшьләр парламентында районыбыз вәкиле Светлана Шәрипова), якташлары булганда (бу яктан, әлбәттә җирлек үсешенә үтә дә зур өлеш кертүче Үзәк район хастаханәсе баш табибы урынбасары Муса Хәбибуллинны атап узу кирәк), инфраструктурага кагылышлы мәсьәләләр дә хәл ителер, җирлектә эшләүче “Кадрәк” җитештерү комплексы белән булган бераз аңлашылмаучанлыкларга да (икмәк бәясе арту сәбәпле, пай җиренә бирелгән икмәк күләме былтыргыдан кимрәк килеп чыккан) чик куелыр, дип әйтергә тулы нигез бар. 

Өстәвенә, җитештерү комплексы җитәкчесе Илдар Акберов та җирлек кешеләренә оешмаларында һәрвакыт эш урыны бар, мал асраган кешегә дә саламы-печәне белән булышырга әзер икәнен искәртте.

Иң мөһиме, биредә дәүләт программалары, милли проектлар бирүче мөмкинлекләрдән нәтиҗәле файдалана белә җирлек җитәкчелеге.

Җирлектә масштаблы эшләр башкарылганда (шул ук Иске Мунчада яңа күпер салыну һәм юлларны ремонтлауны атап узыйк), кайбер хуҗаларның  үзләренең кешеләргә ташланырдай булган этләрен ычкындырып җибәрүләре – ә хуҗасы булган этне берни эшләтәлмисең – кебек кимчелекккә дә чик куелыр инде. Зур эшләре, данлыклы традицияләре һәм тырыш кешеләре белән танылган, эшен төгәл һәм нәтиҗәле итеп оештыручы җитәкчелеге булган Кадрәк җирлегенә кайбер гражданнарның шушындый шәүлә төшереп маташулары һич кенә дә матур күренеш түгел.

Җыеннарны алып барган район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев ике җирлек халкын да районда тормышка ашырылучы дәүләт программалары белән таныштырды. Генпланны рәсмиләштерү эшен төгәлләү мөһимлеген ассызыклады. Минзәлә урманчылыгы участковый урманчысы Рамис Вәлиев һәм район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Артур Гафуров та җыеннарда чыгыш ясадылар.

Ике җыенда да җирлек тормышына актив катнашкан авылдашларны билгеләп үттеләр.

"Мензеля-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X