Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юрий ПАВЛОВ: "ӨЧ ЕЛДА ДАН-ШӨҺРӘТ АЛЫРМЫН, ДИГӘН ИДЕМ”

Түбән Кама театры артисты Юрий ПАВЛОВ Киров шәһәрендә туа, Балтач районы Субаш авылында үсә, Казан театр училищесында һәм Казан дәүләт мәдәният институтында укый

Гаиләсе белән Түбән Камада яши. Юрийның режиссура өлкәсендә дә эшчәнлеге аз түгел. Хатыны Гүзәл Шәмәрданова — шулай ук Түбән Кама театрының танылган артисты.
— Руслар арасында үстем. 7 яшькә хәтле татарча бер сүз белмәгәнмен, — дип искә ала Юрий ул чакларны. — Авылга күченеп китүгә, рус телен онытып бетердем.

"ТӘНКЫЙТЬ ҮСӘРГӘ ЯРДӘМ ИТӘ”
— Юрий, соңгы арада кәефләр ничек?
— Кәеф яшьләрчә. Тик сәламәтлек кенә, картайдым, дигән шикелле, алдарга тырыша. Шул коронавирус тилмертәме, белмим. Соңгы арада никтер хәл китә. Вирусның башланган мәленнән кеше арасында эшләдем. Кыш бабай булып та күп йөрдем. Иммунитет какшаган инде.

Социаль челтәрдә дә популярлашып киттең әле.
— Халык күп карый торган шырдый-бырдый видеолардан тотынган идем, аннары җитдиләнә башладым.

Төртмәле видеоларың да шактый. Аларны озак уйлап йөрисеңме?
— Соңгы арада идеяләр төшкә керә башлады. Бер яктан, бу бик әйбәт. Идея табу җиңел түгел бит.

Сүз булганы юкмы?
— Минем өчен туганнар да борчыла. Сүз бар. Шуңа әйтәсе килгәннең барысын да җиренә җиткереп әйтә алмаган чаклар да була.

Тәнкыйть утына тоталармы?
— Юк алай. Тәнкыйтькә ияләнгәнмен. Ул уңайлылык зонасыннан чыгара, үсәргә ярдәм итә. Бөтен кешегә дә ярап бетеп булмый.

Интернетта акча эшләп буламы?
— Акча эшләүне беренче урынга куярга ярамыйдыр. Ул очракта үсеш булмый. Күңелдәге хисләрне, яраткан эшеңне башкарганда акчасы да килә башлый. Яратмаган эштә эшләү — адәм баласының зур проблемасы. Дөньяга нәрсә өчен килгәнен дә аңламый китүчеләр бар. Акчасы әллә ни кермәсә дә, күңел кушкан эш белән мәшгуль булу рәхәт.

“ЯХШЫ ӘНИ БУЛАЧАК”
Юрий, өч бала әтисе булгансың икән!
— Әйе, Аллага шөкер. Бу — безнең өчен зур шатлык. Бәхтияргә — 12, Билалга — 10, Баязитка 1 яшь.
Ни өчен нәкъ менә “Б” хәрефенә башланган исемнәр сайладыгыз?
— Бәхтияр — “бәхет ияреп килә, бәхет чәчә” мәгънәсендә, Билал — “беренче азанчы”. Аларына үзеннән-үзе “Б” хәрефе туры килде. Өченчесе абыйлары белән бертөрле булсын дип уйланылгандыр. Баязит — “туры” дигәнне аңлата. Төпчек белән бик җиңел булмас дип, әледән үк шүрләп утырам (көлә).

Син таләпчән әтиме?
— Таләпчәнлек — миндә җитешмәгән сыйфатларның берсе. Үземне әкренләп тәрбиялим. “Ни өчен Гүзәлгә өйләнәсең?” — дигәч: “Яхшы әни булачак”, — дип җавап биргән идем. Гүзәлгә ышанам. Ул карый, тәрбияли, Аллага шөкер. Минем белән бергә дүрт малай үстерә.

Гүзәл бәби ялында инде, алайса?
— Гел эшли ул. Олы малайларны тапканнан соң, ике айдан эшкә чыкты. Баязит иркәрәк булгангамы, әллә олыгая төшкәч, тагын да бирелеп караумы бу, Гүзәлнең күбрәк төпчек улыбыз белән буласы килә. Әмма барыбер эшли.

Лилия ЙОСЫПОВА.

фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев