Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юрий Чуктиев: «Курчак минем яраткан партнерым»

Күренекле сәнгать белгече Константин Станиславскийның «Артистның көче хезмәттә һәм талантта» дигән сүзләре бар. Әлеге гыйбарә «Әкият» курчак театрында эшләүче Татарстанның атказанган артисты Юрий Чуктиевка туры килә. Аның эшчәнлеге хакында үзе белән сөйләшеп алдык.

- Юра, сиңа бәхет еш елмаямы?

- Төрле вакытлар була. Шулай да 2008 елда театрлар Сабан туенда машина алуымны һәм 2013 елда «Тантана» бүләгенә ия булуымны бәхет дими, ни дисең?

- Ярты гомерең курчаклар арасында үткән. Курчак нәрсә ул синең өчен? Партнермы, әллә эш коралымы?
- Курчак минем үзем дә, уйларым да, яраткан партнерым да ул. Без хис-тойгылар, хәрәкәт аркылы җансыз әйберне җанландырабыз. Аларга җан өреп, тамашачыга курчакларның эмоцияләрен җибәрәбез.

- Курчаклар арасында иң яратканнары да бардыр бит.
- Ренат Харисның «Кәкрүшкә» әкияте буенча эшләнгән спектакльдә Кәкрүшкә роле минем өчен бик якын булды. Башта ул бик шаян. Тормышны аңламый. Аннан соң каршылыкларны җиңеп, кешеләргә ярдәм итә. Тормышның яхшылыклардан да торуын аңлый башлый.

-Сез озак еллар рәссамнар Валентина һәм Александр Губскийларның курчаклары белән эшләдегез. Алардан соң яңаларына ияләшү ничек?

- Бездән киткән рәссамнарны әле дә сагынабыз, чөнки алар эшләгән курчакларның йөзләре көлеп тора иде. Режиссерыбыз Илдус Зиннуров рольләрне бүлгәндә үк, ул курчакларның һәркайсын үзебезгә охшаганнар, дип кабул итә идек.

- Курчакларны сихри көчкә дә ия, диләр бит әле.
- Без бит үзебез әкиятләрдәге сихри дә, серле дә дөньяны уйныйбыз. Ул дөнья гади генә булып күренсә дә, катлаулы. Сәхнәдә без курчаклар аша чыгарган тойгылар үзенә күрә бер сихер. Ул яхшылыкны - яманнан, акны карадан аерырга өйрәтә.

- Элек балаларга патриотлык хисләре тәрбияли торган әсәрләр өстенлек итә иде. Бүген репертуарда андый спектакльләрдән кайсын әйтә аласыз?
- Заманасына карап, балаларның да карашлары үзгәрә. Компьютер заманында төрле экспериментлар кулланып эшләргә туры килә. Ркаил Зәйдулла әсәре буенча куелган «Бүре җиләге» әнә шундыйлардан. Бүре баласының юлында очраган киртәләрне җимереп, үз туганын коткарып алып кайтуы зур батырлык икәнен балалар аңлап карый.

- Синең режиссер белемең дә бар. Үзең дә берәр спектакль куеп карарга уйламыйсыңмы?
- Әйе, мин мәдәният һәм сәнгать институтында режиссура бүлеген тәмамладым. Беренче курсны тәмамлаганда, мехчылар мәдәният сараена халык театрына йөри башладым. Артист буларак практика үттем. Укуны тәмамлаганда, безнең һәрберебезне театрларга бүлделәр. Инде унҗиде ел - курчак театрында. Театрда шулай ук режиссер ярдәмчесе дә булып эшлим. Илдус Нәсыйхович репетиция үткәргәндә, кайбер фикерләремне әйтәм. Ул сүзгә колак сала. Әлегә куркудырмы, үземнең берәр әсәрне сәхнәләштерергә тотынганым юк. Шулай да берәр спектакль куеп карыйсым килә.

- Театрның киләчәген ничек күз алдына китерәсең?
- Коллективка яшь артистлар килеп торганда, җитәкчеләребез артистлар өчен бүгенгедәй тырышса, театр яшәргә тиеш.

- Әгәр сиңа кинәт кенә һө­нәреңне алыштырырга кушсалар...
- Төзелешкә китәр идем.

- Ни өчен?
- Театрда эшләгән ва­кытта төзелеш техникумын да тәмамладым бит әле. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигән әйтемне бик яратам мин. Ир кеше тормышта югалып калырга тиеш түгел, бөтен эшне дә белергә кирәк. Әлеге һөнәрем тормышта миңа зур ярдәмче. Әти кечкенәдән шулай өйрәтеп үстерде. Үзе янгын сүндерүче дә, автобус йөртүче дә булып эшләде.

- Кешегә талант әти-­әнисеннән дә күчүчән. Үз сәләтләреңне балаларыңда да күрмисеңме?
- Кызларым Анжела белән Диананың компьютер каршында гына утырмаганнарына сөенәм. Алар икесе дә бию түгәрәгенә йөриләр. Уңышлары да бар. Олысы шушы арада, «Весенние выкрутасы» дигән халыкара балалар һәм яшьләрнең конкурс-фестивалендә катнашып, икенче урын - лауреат исемен алды. Хореография укытучысы Гөлнара Гыймаевага рәхмәтлебез. Анжела сәхнә юлын сайларга хыяллана.


Люция Хәбибуллина, Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев