Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юлия Симашева: Федор Симашевның спорт батырлыгы тарихка алтын хәрефләр белән язылган

Пекинда барган Олимпия уеннары көннәрендә карендәшебез, Олимпия чемпионы Федор Симашевның кызы Юлия Симашева зәйлеләргә мөрәҗәгать итеп, рәхмәт белдергән

"Кадерле дуслар, хөрмәтле спортчылар, судьялар, тренерлар һәм ярышларны оештыручылар! Сезне әтием - Олимпия чемпионы Федор Симашевның кече Ватанында сәламлим! Япониянең Саппоро Олимпиадасында безнең чаңгычыларның триумфыннан соң 50 ел вакыт узды. Анда 30 километрлы дистанциядә алтын һәм 50 километрга бронза медальне Вячеслав Веденин яулады, 15 километрлы дистанциядә - беренче тапкыр, чаңгы ярышлары тарихында Федор Симашев көмеш медаль яулады, эстафетада Советлар Союзы ир-атлар җыелма командасы җиңүче булды! Безнең хатын-кызларга да тиңнәр булмады, алар барлык алтын медальләрне дә алдылар! Галина Кулакова барлык иң югары бүләкләргә ия булды. Бу спорт батырлыклары илебез чаңгы узышлары тарихына алтын хәрефләр белән язылган, алар турында онытырга ярамый.

Хәзер Пекинда XXIV кышкы Олимпия уеннары уза. Без барыбыз да ил җыелма командасының һәр катнашучысы өчен җан атабыз, яңа җиңүләр һәм Олимпия чемпионнарының яңа исемнәре белән горурланабыз! Спортта иң югары казаныш - Олимпия алтын медале! Моңа һәр спортчы омтыла, ә бу - көндәлек хезмәт, катлаулы тренировкалар, үз-үзең өстендә эшләү. Мин ярышларда катнашучыларның барысына да уңышлар һәм җиңүләр телим! Сезнең тырышлыгыгыз уңышларга илтсен һәм барлык теләкләрегез чынга ашсын! Барыгызга да сәламәтлек, уңышлар, Зәй чаңгы юлында уңышлы стартлар телим, иң көчлеләр җиңсен! Олимпия чемпионы Федор Симашев истәлегенә ярышлар уздыру идеясен хуплаучыларга рәхмәт белдерәм. Ярышларның елдан-ел югарырак дәрәҗәгә күтәрелә баруы өчен Татарстан Республикасы чаңгы узышлары федерациясе президенты Илшат Фәрдиевкә, бөтен ил чаңгычылары өчен зур спорт бәйрәменә әйләнгән әтиемнең Ватаны - кунакчыл йортка, һәрвакыт яшәү, күнегүләр һәм чыгышлар өчен барлык шартлар тудырганнары, спортчыларны каршы алганнары өчен Зәй муниципаль районы башлыгы Разиф Кәримовка һәм "Ялта-Зәй" спорт әзерлеге үзәге коллективына аерым рәхмәт белдерәм. Яхшы Олимпия традицияләрен ныгытуга ышаныч һәм бөтен чаңгы берләшмәсенә хөрмәт белән Юлия Симашева", - диелә хәбәрдә.

Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев