Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юлия Макарова: “Хыялсыз кеше – канатсыз кош ул”

“Туым Жондызы” керәшен этник сәнгатен башкаручы яшьләр конкурс-фестивале лауреаты Юлия Макарова хыяллары турында сөйләде

“Кеше, хыялланып яшәгәндә генә, үзенең якты теләкләренә, максатларына ирешә ала, моңа чын күңелемнән ышанам. Мин дә бәләкәй чагымнан ук күп хыяллар белән үстем. Шуларның берсе – сәхнәгә чыгу, җырчы булу”, – ди Юлия.

Хуҗа Хәсән авылының унберенче классында укучы бу мөлаем, аралашучан кыз белән сөйләшәсе генә килеп тора. Әтисе Юрий һәм әнисе Валентина гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә ул. Аңа җыр сәләте дә нәкъ менә алардан күчкәндер. Кыз беренче класска укырга кергәч, әкренләп балаларының үсеп килүенә шатланып яшәр чакта гына, әтисе бу дөньядан китеп бара.

Балаларны үстерү, аларга тормышта үз юнәлешләрен табарга ярдәм итү әниләренә генә кала. Билгеле, бу 7 яшьлек сабыйның җырлау сәләтен дә беренче булып әнисе күрә. Баласына җыр сүзләрен өйрәтә башлый. Өйдә, эш арасында гына булса да, бергәләп җырлыйлар, моңланалар алар. “Әнием минем таянычым, сердәшчем, киңәшчем. Ул үзе дә җырдан аерылмады, авылыбызның “Инешкәй” ансамбленә йөри. Абыем Дмитрий да җырга оста, төрле җыр конкурсларында катнашып, күп тапкырлар беренче урынга чыкты. Гаилә ансамблен дә оештырып җибәрдек”, — дип шатланып сөйләде Юлия. Шул ук вакытта, ул үзенең сәләтен арттыруда, аңа һәрьяклап булышкан беренче укытучысы Людмила Николаевнага, музыка укытучысы Светлана Бартязовага чиксез рәхмәтләрен белдерә.

Юлия Чувашия Республикасының Янтиково районында музыка мәктәбен тәмамлый. Укыган чакта Чувашиянең күп шәһәрләрендә, районнарында, башка өлкәләрдә концертларда, конкурсларда катнашып, урыннар яулый, мактау грамоталары, дипломнар, кубоклар белән бүләкләнә. Ә иң яраткан конкурсларының берсе – “Туым Җондозы” икән. Керәшен кызы Юлия Россиякүләм керәшен этник сәнгатен башкаручы яшьләр конкурс фестивале үткәрелә башлаганнан бирле катнаша һәм бөтенесендә дә беренче дәрәҗә лауреат булуга ирешә. Быел да ул фестивальдә "Аутентик вокал" номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат исеме алды.

 

“Музыкага сәләтемне үстерүдә гел өстемдә эшләп торам, онытыла башлаган халык җырларын табарга тырышам. Олы яшьтәге әби, түтиләрдән җырларның сүзләрен язып алам. Алардан отып алган җырларны җырлау, минемчә, үз мирасыбызны, сәнгатебезне саклау ул. Киләчәктә шул җырларны мин дә, үземнән яшьрәк буынга калдыралсам, бәхетле булыр идем,” – дип сөйләде, хыялланып җырчы кыз.

“Бәрмәнчек” ансамблен бик хөрмәт итә, аларның чыгышларын зур дулкынлану белән карый, концертларына йөрергә тырыша. Кайчандыр үзе дә шушы ансамбль артисткасы булачагына, бергәләп җырлап, биеп йөриячәгенә ышана. Әкрен генә хыяллары тормышка ашып бара. Әле өметләре зурдан, алар канатландыра, дәрт бирә.

Мин чын күңелемнән Юлиягә уңышлар телим! Теләкләрең тормышка ашсын!

Хыялланып яшик, хыялсыз кеше – канатсыз кош ул!

Фрида ЗАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев