Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Юлия Губина: "Туганайлар" хезмәткәрләре - милли үзаңыбыз, үз телебез һәм культурабыз сагында

19 май – Татарстан матбугаты көне уңаеннан “Туганайлар” газетасының баш редакторы Юлия Губина котлавы

ХХ гасыр башыннан ук керәшеннәрнең массакүләм мәгълүмат чаралары булган. Керәшен тарихында уннан артык газета һәм дүрт журнал барлыгы билгеле. Тарихтагы беренче керәшен газетасы – “Сугыш хабярляре” 1915 елның февраленнән 1917 елның декабренә кадәр Николай Ильминский алфавиты нигезендә Нократ губернасы типолитографиясендә нәшер ителә. Шулай ук, “Дус” (1916-1918), “Хабярляр” (1917), “Кряшен газеты” (1918), “Хабяр таратучы” (1918), “Алга барыек” (1918), “Алга таба” (1919), “Кызыл солдат” (1919), “Кызыл алям” (1919-1922), “Киняш”(1922-1929) газеталары басылган. “Иген игуче” (1919), “Факел” (1920), “Белемнек” (1921), “Киняш” (1924) дигән журналлар да билгеле. Бу басмаларда мәкаләләр һәм язмалар керәшен алфавитында, латин графикасында чыгып торган.

Керәшеннәрнең матбугат тематикасы чор вакыйгаларын һәм 1915-1940 еллардагы карендәшләребезнең иҗтимагый фикерен чагылдырган. Хәзер бу газета-журналлар ХХ гасырның беренче яртысындагы керәшеннәрнең тарихы, социаль-мәдәни һәм иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге буенча мөһим документаль чыганак булып тора.

Советлар Союзы таркалганнан соң, 1993-2002 елларда керәшеннәр өчен “Кряшен сүзе” газетасы чыга, ә инде 2002 елдан “Туганайлар” газетасы басыла. “Кряшен сүзе”н карендәшләребез әле дә җылы хисләр белән искә ала.

Хәзерге заманда халык мәгълүматны Интернет чыганаклардан белеп барса да, типографиядән яңа чыккан тәмле исле газетадан үзең һәм халкын турында уку барыбер дә зур ләззәт бирә, дигән фикердә мин. Алга таба да газета һәм китап уку культурасын югалтмасак иде. Басма матбугат бүгенге көндә аеруча зур игътибарга һәм ярдәмгә лаек.

Сайтыбыз (tuganaylar.ru), социаль челтәрләрдәге группаларыбыз туктаусыз эшли. Республиканың төрле төбәкләрендәге карендәшләребезне газета битләрендә, интернет чыганакларында “очраштырып” торабыз. Болар барысы да – журналистлар хезмәте.

“Туганайлар”ның Яр Чаллы шәһәрендәге коллективы – Валентина Максимова, Мария Мартынова, Идая Габдрахманова, Фәнзилә Солтанова, Рушания Михайлова, Гөлфия Шәйхразиева, Ләйлә Харисова, Ольга Гусева, Зинаида Мөхлисова, Казанга күченгәч эшләгән журналистлар Людмила Белоусова, Евдокия Иванова, Ирина Муллина, Алёна Низамова, Надежда Токранова, Тәскирә Хөсәенова, Михаил Апушев һәм бүгенге коллектив – Милена Новикова, Марина Скворцова, Фирая Моратова, Фирдания Сабирова, Энҗе Сабирова, Олеся Дмитриева керәшен халкының үзаңын, йола-гадәтләрен үстерүгә, башкаларга танытуда зур көч куючы кешеләр. Алар алда санап кителгән басмаларның халкыбызны күтәрүдә һәм культура ягыннан агартуда башкарган эшләрен дәвам итүчеләр.

“Туганайлар” газетасы редакциясендә төрле елларда эшләгән ветеран журналистларны да, бүгенге коллективны да һөнәри бәйрәмебез белән котлап, рәхмәт белдерәм. Барыгызга да ныклы саулык, бетмәс илһам телим. Подписчикларыбыз гел янәшәдә булсын һәм артсын!

“Туганайлар” газетасы – Россиядә керәшеннәр турында язучы һәм керәшеннәр өчен чыга торган бердәнбер басма. Аны алга таба да саклыйсы, яклыйсы иде! Һәр керәшен җортына “Туганайлар” килсен!

“ТАТМЕДИА” АҖе филиалы “Туганайлар” газетасы

редакциясе” җитәкчесе – баш редакторы

Юлия ГУБИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев