Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югарыбагражлылар Тройсын бәйрәмен уздырырга җыена

Зәйдә һәр керәшен авылының үз бәйрәме бар. Сарсазбагражлылар - Питрауны, сәвәләйлеләр - Боламыкны, Якты Күлләр - Казанскаяны, Югары Баграж, Туңылҗа белән Федоровка авыллары халкы исә Тройсынны бәйрәм итә

Тройсынны халыкта җапрак бәйрәме дип тә йөртәләр, чөнки ул агачларның яшеллеккә төренгән вакытына туры килә. Шулай ук ул җәйне каршылау бәйрәме дә. Тройсынның үз йолалары бар. Мәсәлән, яфрак бәйрәменә кадәр җирдән үлән йолкырга, агач ботакларын сындырырга, су коенырга ярамаган. Су иминлеге - җир иминлеге дип, халык табигатьнең бөтенлеген, тынычлыгын саклаган.

Тройсын бәйрәме хәзер Сабантуй рәвешендә төрле уеннар белән үтә. 18 июньдә – шимбә көнне  югарыбагражлылар Тройсынны бәйрәм итәргә җыена. Алар зәйлеләрне, кунакларны бәйрәмгә чакыра. Бәйрәм авыл уртасындагы мәдәният йорты каршында көндезге сәгать 11дә башланачак. Югарыбагражлылар зәйлеләрне, кунакларны бәйрәмгә чакыра.

Фото "Зәй офыклары" архивыннан

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев