Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югары сәнгатьне халыкка таратучы оста - Валентина Максимова

Мамадыштан журналист Алсу Спиридонова яза

Колышчы авылында гомер кичереп ятучы Валентина Максимовага күптәннән чын күңелдән гашыйк мин. Булса, булыр икән шулкадәр бар яктан да килгән, мең дә берне белгән, вәгъдәсендә торган, гыйлемне гамәлгә ашыручы кеше, күпкырлы талант иясе, үз милләтенең ватанпәрвәр кызы.

- Алсу, ник шалтыратмыйсың, бер-бер хәл булмагандыр бит?! Синең теге сорауларыңа җаваплар кирәк түгелме әллә инде, мин бөтен белгечләрне аякка бастырып, әзерләдем, әйдә, яз!

- Ой, Валентина Петровна, оятлы булдым, бәйрәм мәшәкатьләре белән гел истән чыккан шул. Язам.

Безнең арада алдагы атнада гына булган сөйләшү бу. Миңа – керәшен хатынына, журналистка, тормышта, эштә нинди сорау туса да: газетада христианнарның дини сүзләренең татарча дөрес язылышы, бәйрәм, йола, иман, табигать серләре буенча дисеңме, турыдан-туры контактка кереп тиз генә сорау ала торган коткаручы таяк, аяклы энциклопедия – Валентина Петровна. Инде ул “Туганайлар“ газетасында эшләгән чагыннан ук белешәбез бер-беребезне. Лаеклы ялга чыккач, Бәчли дәдәй (ничек пар килгәннәр диген, ире – икенче вакытта китап язарлык шәхес) белән Колышчыга кайтып, күркәм йорт торгыздылар, аның эчен-тышын чеп-чи керәшенчә итеп бизәделәр, авылның иманлы кешеләре белән берләшеп чиркәү салдылар, хәзер, бөтен шартын туры китереп, йолаларын үтәп, җан һәм тән тәңгәллегенә ирешеп, табигать кочагында гомер кичереп яталар. Мәктәп бинасында бергәләп туган як тарихын өйрәнү музеена кадәр ясап куйдылар, авыл тарихын бик җитди өйрәләр алар.

Без, ирем Ычтапан белән аларда кунак булырга яратабыз. Төзеклеге, матурлыгы, чәчәк клумбалары белән әллә кайлардан балкып тора аларның йортлары. Каян шулай сайлап, ничек җыеп бетергәннәр диген: читәнгә эленгән чүлмәкләр, стенадагы тимер чылбырлар, болдырдагы кәрҗиннәр, өйдәге тәре бистәрләре, керәшен стилендәге кашагалар, пәрдәләр, урын җир, ап-ак итеп акшарланган мичкә эленгән кувшиннар, боҗрада әйләнеп утыручы чүпрәк әтәч – Валентина Петровнаның үз куллары белән тудырылган сәнгать әсәрләрен һәркайсын эре план белән кадрга төшер дә, интернетка куй, барысы да гаҗәпләнәчәк. Кулына каләм алса, тегү машинасы артына утырса, могҗизалар тудыра. Эскиз-модельләрен үзе уйлап, өйрәнеп теккән этник костюмнары белән ничә ансамбльне киендерде (шул исәптән “Бәрмәнчек“не дә!); аның керәшен киемле курчакларының күргәзмәләрдән кайтып кергәне юк. Тамбур белән чигелгән зәвыклы нәфис бистәр-тастымаллары да сокланып туймаслык (Миңа бүләк иткән яшел башлысы – сандыгымдагы иң кадерле ядкарьләрнең берсе). Борынгылыкны бүгенге белән каймалап үрә дә куя керәшен сәнгате буенча иң-иң белгеч, югары сәнгатьне халыкка таратучы оста, башкаларны да өйрәтүче остаз.

Асылташ булсаң, сине диңгезгә чумып эзләп табарлар дигән сүз дөрес. Бер җәйдә Санкт-Петербургтан килгән этномузыка белгече, галим Наилә Әлмиева, Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый җәмгыятенең башкаручы җитәкчесе, Яков Емельянов исемендәге мәдәният үзәге директоры Людмила Белоусова, журналист Мария Мартынова, Мамадыш керәшеннәре җәмгыяте рәисе Степан Спиридоновтан торган экспедиция составында мин дә тагын Колышчыга Максимовларга барып эләктем. Авылдашлары җырчы Раиса һәм гармунчы Борис Усачевлар да шунда иде. Өйләрендә керәшенчә мини фестиваль үткәрделәр. Чын күңелдән башкарылган җырлар, җитди сөйләшүләр, күңеллелек, эчкерсез аралашып утыру, кунак сые, фотога төшүләр – барысы бергә үрелде анда. Валентина Петровна әле Казанда, Чаллыда, Санкт-Петербургта күргәзмәләрдә катнаша, изге җирләргә сәяхәт кыла, чиркәүле авылларда тәҗрибә туплый, керәшен атакайларыннан гыйлем эсти, республикакүләм чараларда мастер-класслар үткәрә, осталыгын камилләштерә. Яшьләр форумында Усачевлар гаиләсе белән керәшенчә туй буенча мастер-класс үткәргәннәренең шаһиты булганым бар. Тулы бер спектакль бит ул керәшен туе! Кода-кодагыйларның кара-каршы җырлаулары, чыгарылган затлы бүләкләр, гаҗәп күчтәнәчләр, өстәлдәге сый-нигъмәт, кигән киемнәр – монда да барысын да белеп, күрсәтеп сөйләделәр...

Кызлар баш киеме: калпак-чачак, маңгай укаларны салдырып, хатыннар баш киеме: мәләнчек, сүрәкә, чигәчә, тастар җаулык, бөркәнчек, кәсилә, кәситә, тамаксаларны берәм-берәм кигертте кәләшкә Валентина Петровна. Ахырдан: “Кәбен койдыру - бик четерекле адым. Аерылышу өчен Патриархтан рөхсәт сорарга барырга кирәк!“ – дип тә куйды... Яшьләр мөкиббән китеп тыңлады, чарада бик кызыксынып, актив катнашты, шулай булмыйни: һәркемгә кирәк булачак, тормышчан, чын нәрсәләр сөйли ич ул. Авылдагы мең мәшәкатьләрен читкә куеп, “Туганайлар“га мәкалә язарга да өлгерә, сайтларында үзенең блогын да алып бара, ул матур фикерләрне укыгач, яхшы гамәлләр генә кыласы килә башлый. Журналист, этнограф-белгеч һәм якты кеше Валентина Максимова һаман үз югарылыгында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев