Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югары Пәнәчедән Мария апа Шакирова әле дә сәхнәдә, ул күпләргә үрнәк

Һәр авылның иң зур байлыгы – аның хезмәт сөючән, тырыш халкы һәм тату гаиләләре. Югары Пәнәчедә 60 ел бергә тату, үрнәк гаилә булып гомер итүче Җәмил абый һәм Мария апа Шакировларны авылыбызның йөзек кашы, дип әйтсәк тә ялгыш булмас

Мария апа безнең авылга фельдшер-акушер булып  килгән беренче көннән бирле гел сәхнәдә. Ул авыл клубына үзешчән сәнгатькә йөри башлагач, ул вакытларда  халык белән мәдәни агарту эшләрен алып барган укытучы Кашшаф абый Хәмитов: “Мариянең  безгә килүе бик яхшы булды, хәзер спектакльләргә артист эзләп йөрисе юк”,- дип шатлана. Чөнки Мария апа бик матур җырлый, рус, татар телләрендә яттан сәнгатьле итеп шигырьләр укый.

Мария апа хәзер өлкән яшьтә булса да, аның энергиясе бүген дә яшьләргә биргесез. Ул әле дә сәхнәдән төшми, һәр үткәрелгән чарада я җыр, я озын  шигырь сөйләп катнаша. Шулай ук китапханәдә иң күп китап укучы да Мария апа.

Узган ел октябрь аенда  үзешчән һәм профессиональ нәфис сүз осталары арасында "Татар сүзе" республика конкурсы булды.  Әлеге конкурста Мария апа Муса Җәлилнең “Соңгы хат” шигыре, Фәтих Кәримнең “Кыңгыраулы яшел гармун” поэмасы белән катнашты. Оештыручылардан Мария апага Рәхмәт хаты килде. Ул хатны авыл мәдәният йортында халык алдында зур горурлык белән тапшырдык. Мария апага киләчәктә дә шулай актив, хәзерге яшьләргә үрнәк булып калуын телибез.

Дамирә Шәрифуллина, китапханәче.

Зәй офыклары

Тулырак: http://zainsk-rt.ru/news/ya%D2%A3alyiklar/yugary-pnchedn-mariya-apa-shakirova-le-d-skhnd-ul-kplrg-rnk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев