Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югары Баграж мәдәният хезмәткәрләре Зәйгә 370 еллыгы уңаеннан чаралар оештыра башлады

2022 ел - Россиядә Халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау, Татарстанда – Цифрлаштыру елы, Зәйгә 370 ел тулу уңаеннан район мәдәният йорты хезмәткәрләре төрле чаралар, бәйгеләр, кичәләр уздыра башладылар

Югары Баграж мәдәният йорты хезмәткәрләре яшьләр белән “Якташларыбыз – безнең горурлыгыбыз” дип аталган әңгәмә уздырдылар.

Югары Баграж авылыннан чыккан мактаулы кешеләр күп. Алар арасында химик, «Оргсинтез» заводының баш инженеры, Татарстан Республикасының атказанган рационализаторы Федор Петров, чаңгы буенча Олимпия чемпионы Федор Симашев, югары категорияле табибә, Казан резин техник эшләнмәләр заводы директоры, Социалистик Хезмәт Герое Вениамин Григорьев, шагыйрь, табиб Никифор Тукмачев, биатлон буенча СССРның спорт мастеры Николай Симашев бар.

“Бу юлы чаңгы буенча Олимпия чемпионы Федор Симашев турында сөйләшү булды. Якташыбызның уңышлары, җиңүләре турында тагын бер мәртәбә искә төшереп, яшьләребез шундый авылдашыбыз булу белән горурлануларын әйттеләр”, - ди мәдәният йорты директоры Гөлшат Хрипунова.

Фотолар мәдәният йортыннан.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев