Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югары Баграж мәдәният хезмәткәрләре матурлык тудыра

Табигать байлыклары, кулланышта булган иске тәгәрмәчләр, миски-табаклар һәм башкалардан нәрсәләр генә ясамыйлар хәзер. Үз куллары белән матурлык тудыручылар кешеләргә сөенеч, яктылык, гүзәллек бүләк итә. Камиллекнең чиге юклыгына Югары Баграж авылы мәдәният йорты бакчасын күргәч инанырлык

Велосипед, кулланылышта булган төрле   пластмасс савытлар, мичкәләр,  аяк киемнәреннән нәрсәләр, нинди генә әйберләр ясамаган мәдәният хезмәткәрләре! Мондагы матурлыкка сокланмыйча мөмкин түгел!  Мәдәният йортының бакчасы, бина тирәсе  чәчәкләргә күмелеп утыра. Мондый матурлыкны булдыру өчен мәдәният хезмәткәрләре иртә яздан эшкә керешә. Территорияне иртә язда матурлый башлыйлар да  бина тирәсе кара көзгә кадәр күз явын алырдай чәчәкләргә күмелеп утыра. Кышта исә коллектив кардан искиткеч сыннар ясап шаккатыра. Матурлыкны күрә, тотып ала белгән кешеләр эшли  биредә.  Мәдәният йорты директоры Гөлшат Хрипунова, сәнгать җитәкчесе Роза Нурумбетова, җыештыручылар Галина Лысманова белән Людмила Емельянова бу эшкә бергәләп алынганнар. Гөлшатның әнисе  Фирая ханым Әхмәтова да - кызларның зур ярдәмчеләре. Алар аны, шаяртып, безнең волонтерыбыз, дип йөртәләр икән.
Әйе, матур бакча ясау - зур игътибар, сабырлык һәм тырышлык таләп итүче хезмәт ул. Аның өчен архитектор да, дизайнер да, бакчачы да булырга кирәк.
-Әле бит  тудырган матурлыкны саклый да белергә кирәк. Авыл халкы, бигрәк тә яшьләр, балалар аны сакласыннар, ватмасыннар иде, - ди Гөлшат Хрипунова.

Клара Ермолаева, "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев