Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югары Баграж авылының иң өлкән кешесенә 90 яшь тулган

Зәй районы Югары Баграж авылының иң өлкән кешесенә 31 июльдә 90 яшь тулган

"Авылыбызның иң өлкән юбиляры Терентьева Ефросиния Петровна 1928 елның 31 июлендә Зәй районы Федоровка авылында туа. Бала чаклары, яшьлек еллары тормышның иң авыр чорларына туры килә. Әтисе Петр 1941 нче елның июль аенда сугышка алына. Тормышның авырлыгы, өч бала һәм авыру әниләре 13 яшьлек кызның җилкәсенә төшә. Җитмәсә биш яшьлек малайлары үпкәсенә салкын тиюдән үлеп китә. Өлкән кызлары Анна тракторда эшли башлый, ул чакта аңа нибары 16 яшь була. Барысында күрергә туры килә: ачлыгын да, салкынын да, авырлыгын да. 

1955 елны Югары Баграж авылына килен булып төшкәч тә тормыш җиңел бармый. Берсе артыннан берсе алты бала дөньяга килә. Аның өстенә 10 ел авырып яткан бием әнисен тәрбияләү дә аның җилкәсендә була. 

Хәзерге вакытта кече улы Михаил белән килене Галина тәрбиясендә, башка балалары да кайтып, хәлен белеп, булышып торалар. Бүгенге көндә ул бәхетле әни, яраткан әби. 

Юбилярны 90 яше белән котларга Зәй администрациясе башлык урынбасары, Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев һәм культура хезмәткәрләре килде. Аларның котлауларына бездә кушылабыз һәм барлык изге теләкләребезне телибез", - дип хәбәр итә Михаил Токранов.

Фото: Михаил Токранов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев