Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югары Баграж авылында өлкәннәр чәй табыны артында күңел ачты

1 октябрь көнне Югары Баграж авылы мәдәният йортында Өлкәннәр көненә багышланган бик эчтәлекле кичә булып узды

Чәй табыны янына җыелган авылның өлкәннәренә Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Николаевич Минеев котлау сүзләрен җиткереп, аларга сәламәтлек, озын гомер, бәхетле картлык теләде. Өлкәннәрне хөрмәтләргә килгән “Җиләк” халык фольклор ансамбле кичәнең матур бизәге булды. Кичә алып баручы Әлфия Кондрабаева һәм Гөлшат Хрипунованың шаян сүзләре, ансамбль тарафыннан җырланган керәшен, татар җырлары, җитез биюләр белән үрелеп барды. Өлкәннәргә үзе язган шигырьне Фирая Әхмәтова укыды. Өлкәннәр дә буш калмады: табын артында буыннан-буынга күчеп килгән борынгы керәшен җырлары яңгырады, бер яшьлектә, бер картлыкта диеп, биеп тә алдылар.
Гөлшат Хрипунова, Югары Баграж мәдәният йорты директоры.

Фото: "Зәй офыклары"

"Зәй офыклары"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев