Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Югары Баграж авылында Җиңү көненә үзенчәлекле һәйкәл куелды

Бөек Җиңүнең нинди хакка яуланганлыгын һич кенә дә онытырга ярамый. Күпме кеше гомерләрен йоткан ул сугыш. Һәр гаиләгә кагылган ул, кайберләренә аеруча аяусыз булган

Баграж авыл җирлегеннән фронтка 595 кеше китә. Алар арасында Черновлар гаиләсе аерым урын алып тора. Акулина Ивановна Чернова сугышка 6 улын озата (Николай, Ермолай, Георгий, Филипп, Иван, Александр), шуларның 5се сугыш кырларында һәлак була, берсе сугыштан кайтып, анда алган яралардан дөнья куя.

- Баграж авыл җирлеге фронтка озатылган солдатлар саны буенча Зәй районында өченче урында тора. Бик күп якташларыбыз туган җиргә  әйләнеп кайта алмаган. Шуңа күрә җирлекнең  һәр авылында Бөек Ватан сугышында башларын салган авылдашлар истәлегенә  һәйкәлләр куелды. Әмма еллар үзенекен итә,  һәйкәлләр искерә бара. Аларны яңарту, искеләре урынына яңаларын кую – безнең бурычыбыз. Югары Багражда заманча һәйкәл кую турында хыялланган идек һәм Җиңүнең 75 еллыгына район җитәкчелеге ярдәме белән бу мөмкин булды,- ди Баграж авыл җирлеге башлыгы

Павел Минеев.
7 май көнне Югары Баграж авылында яңа һәйкәл куелды. Ул шушы авылның Тынычлык урамында яшәгән Черновлар гаиләсенә багышланган. Хәзер бу йорт юк инде, аның нигезе генә бар, ә менә Черновлар гаиләсе турындагы якты истәлекне авыл халкы, һәйкәл куеп, киләчәк  буыннарга тапшыра.

Акулина Ивановна Чернова - тугыз бала анасы. Аңа язмыш бик авыр һәм ачы сынаулар бирә. Беренче улы җиде яшендә авырудан үлә. Алты улы бер-бер артлы фронтка китә. Бишесе сугыш кырларында һәлак булган, ә иң кечкенәсе Александр туган авылына җиңүче булып кайткан, әмма сугышта алган җәрәхәтләрдән үлгән.

-Акулина Ивановнаның фотосурәтен күреп, аның авыр язмышы турында белгәч, булачак композициянең образы шунда ук күз алдыма килде. Ул эскәмиядә утыра. Элек авыл кешеләре еш кына кемне дә булса көткәндә капка төбендәге эскәмиядә утырганнар. Акулина Ивановна да эскәмиядә утыргандыр, ә янәшәдә аның  уллары тезелешкән булгандыр... Мин ананың  портретын эшләүдә максималь охшашлыкка ирешергә тырыштым, һәм, минемчә, моңа ирештем дә. Чөнки оныгы аны күрүгә  танып алды, һәм елап та җибәрде. Ана сул кулына  өчпочмаклы хатны кыскан. Кыр почтасы әнә шундый хатлар тараткан. Нинди хәбәр булгандыр хатта, анысы безгә билгесез. Бәлки, берәр улының фронттан сәлам хатыдыр, ә бәлки,  похоронкадыр... Әйе,  Акулина Ивановнаның йөзендә сагыш, борчылу. Уң кулы белән ул, егылмас өчен, эскәмиягә тотынган. Әмма ул нык утыра. Сугыш  елларында мондый хәл һәр гаиләдә диярлек булды, - дип сөйли  рәссам-сынчы Фазил Шиһапов.

Скульптура тимер каркас һәм бетоннан эшләнгән, димәк, озак елларга чыдам булачак. Фазил Шиһапов композициягә исем уйлап табарга өлгермәвен әйтте. Бәлки, бу дөрестер дә, чөнки һәр кеше әлеге фаҗигане үзенчә күзаллый.

Черновлар гаиләсенә багышланган скульптура - һәйкәл авыл мәдәният йорты янында урнаштырылган. Ул тимер койма белән әйләндереп алынган, ә тирә-юньгә кара туфрак түшәлгән. Киләчәктә бу урын  чәчәкләргә күмелер.

9 Май – Җиңү көнендә Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев берничә хезмәткәр белән яңа һәйкәлгә чәчәкләр салачак.

Николай Шамионов, "Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев