Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җиңү Парадында керәшен җегетләре катнаша

Тарихи вакыйгада катнашачак керәшен егетләренең кайберсе белән элемтәгә чыктык

24 июнь көнне Мәскәүдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган парад үтәчәк. Юбилей датасы уңаеннан, хәрбиләр 1943 елда кигән сыман форма киенә. Кызыл мәйданда 10 парад батальоны, 200 техника, 900  кешелек оркестр, 75 очкыч һәр вертолет күреп булачак. Чарага 19 дәүләт вәкилләре чакырылган. Россия Оборона министры Сергей Шойгу сүзләренчә, Җиңү парадында 14 меңгә якын кеше катнаша. Тарихи вакыйгада катнашачак керәшен егетләренең кайберсе белән элемтәгә чыктык.

 Кукмара районы Село-Чура авылы егетләре Алексей һәм Руслан Николаевлар хәрби хезмәтне бергә үтә. Туганнан туган ике егет очраклы рәвештә Чиләбедәге хәрби уку үзәгенә, шуннан Мәскәү янындагы бер үк хәрби частькә эләккән. Егетләрнең икесен дә Җиңү парадында катнашу өчен сайлап алганнар: “Безнең өчен Җиңү көне шатлыклы да, тыныч тормыш өчен гомерләрен биргән кешеләрне искә алу, Җиңү белән горурлану көне дә. Бу көн без яшәгән ил өчен горурлык хисләре уята. Мәскәүдә үтә торган иң төп Парадта катнаша алуыбыз өчен сөенәбез. Бәйрәмгә әзерлек эшләре бик кызу бара”, - дип хәбәр итте Николаевлар. Алексей һәм Руслан парадта машиналар колоннасында узачак. Алар ракеталар таккан машиналарны йөртә.

Кукмара егетләре ил, дөнья күләмендә оештырылган вакыйгада беренче тапкыр катнашса, Мамадыш егете Николай Рязанов Җиңү парадында быел өченче тапкыр. Мәскәү югары гомумхәрби училищесын тәмамлаган офицер башкалада ике тапкыр Россиянең хәрби көчләре составында Кызыл мәйданнан узган. Быел исә, Николай Екатеринбург шәһәрендә узачак Җиңү парадында хәрби полиция сафында. “Мәктәпне тамамлаганда киләчәгем турында уйлаганда, булачак һөнәремне хәрби өлкә белән бәйләргә булдым”, - ди Николай.

Дмитрий Зотов Россия башкаласындагы Җиңү парадында 2014 елда катнашты. Зәй егете элиталы саналган 154 нче Комендантский Преображенский полкта хезмәт иткән. Бу полкта хезмәт итүчеләр дәүләт җитәкчеләре катнашында узган  иң эре чаралар, шул исәптән, “Кремль стенасы астындагы билгесез солдат кабере”нә чәчәкләр салу тантанасы вакытында почетный караулда тора. “1941 елның 7 ноябрендә минем бабам – Матвей Давыдов та Мәскәүдә хәрби парадта катнашкан булган һәм шуннан ук фронтка киткән. Мәскәү өчен сугышта һәлак булган. Мин дә шул мәйданда марш атладым”, - дип үзенең дә тарихи вакыйгада катнаша алуы белән горурлануын сөйләде ул.

Парад ничек үтәчәк

Сугыш беткән 1945 елда да СССРның Җиңү парады нәкъ шушы көнне үткән. Ул көнне Кызыл мәйданга җиңү китергән 24 маршал, 249 генерал, 2536 офицер, 31116 рядовой һәм сержант җыелган була. Халык алдына 1850 хәрби техника чыга. Җиңү парадын Советлар Союзы маршалы Георгий Жуков кабул иткән. Парад белән Советлар Союзы маршалы Константин Рокоссовский командалык итә. Ул елны Җиңү парадында Кызыл Армиянең Генераль штабы җитәкчесе, Югары Ставка члены, Армия генералы Алексей Антоновның да катнашуын билгеләп үтәсе килә.
Данлыклы генерал безнең карендәшебез! Сталин белән яхшы аралашкан, сугышның соңгы айларында хәлиткеч операцияләр белән җитәкчелек иткән генералның әтисе Балык Бистәсе районы керәшене булуы билгеле.

Беренче мәгълүматлар буенча, 75 нче парад белән Россиянең Коры җир гаскәрләре башында торган армия генералы Олег Салюков командирлык итәргә тиеш. Аның сүзләренчә, 1,5 сәгать узачак парадта чыгачак яңа машиналар әлегә сер булып кала.

Бу көнне бәйрәм, Мәскәүдән кала, Россиянең 28 шәһәрендә, хәрби округлар штаблары, флот, хәрби көчләр берлекләре булган 19 шәһәрдә, 9 герой-шәһәрдә уздыру ниятләнгән. Илдә барлыгы 177 мең кеше, 4,5 мең хәбри техника Җиңү парадларында марш белән үтәчәк.

Җиңү Парады 24 июнь көнне 10:00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев