Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Олы көн ырымнары

Керәшеннәрдә ырымнар, борынгы мәҗүсилек чорыннан ук килә торган һәртөрле ышанулар күп булган. Кайберләре бүгенге көннәргә кадәр дә килеп җиткән

Табыннан калган ризыкларны (сөякләр, күкәй кабыклары...) ташларга ярамаган. Аларны игеннәрне, бакча җиләк-җимешләрен, яшелчәне боздан, төрле афәтләрдән саклый, дип ышанганнар.

Олы көн күмәчен чәчүгә кадәр саклап, уңыш әйбәт булсын дип, чәчү алдыннан ашый торган булганнар.

Олы көн күкәе янгынны сүндерерлек көчкә ия, дип санаганнар.

Олы көн яндырган шәмнәр төрле сырхаулардан файдалы дип саналган.

Олы көнне иртәдән болытлы булып, кар, яңгыр яуса, ел уңышлы була.

Олы көн төне якты булып, көндез казлар очып үтсә, ел уңышлы булмас.

Олы көн төненең якты, йолдызлы булуы – тавыкларның күп күкәй салуына, болытлы булуы – сыерның сөтле булуына.

Олы көн иртәсендә кояш болытлар арасыннан күтәрелсә, уңыш начар булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев