Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Ыру агачы”на 30дан артык фәнни эш килгән

Язмаларның иң яхшы дип табылганнары фәнни журналда бастырылачак.

15 ноябрьдә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә мәктәп укучылары өчен керәшен тарихын һәм культурасын өйрәнүгә багышланган “Ыру агачы” конференциясе узачак. Ул Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты белән берлектә, мәдәни үзәк тарафыннан оештырыла.

– Бүген гаризалар кабул итү тукталды. 30дан артык эш килеп өлгерде. Араларында – төрле кызыклы темалар. Әйтик, традицион обрядлар, нәселләр, кушаматлар һәм аларның дәвамчылары, авыл тарихлары (мәсәләр, Албайдан килде бер эш), укытучы Токрановлар нәселе турында эшләр. Нагайбәктән дә карендәшләребез катнаша. Алар дистанцион гына катнашачаклар. Кыскасы, ике секция дә бик продуктив һәм кызыклы узачак, дип уйлыбыз, – дип фикере белән уртаклашты Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгече Марина Казакова.

15 ноябрьдә ике секция буенча жюри членнары эш алып барачак.

Конференциягә килгән язмаларның иң яхшы дип табылганнары безнең “Туганайлар” газетасында басылачак. Шулай ук, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты тарафыннан чыгарыла торган “Кряшенское историческое обозрение” фәнни журналында урын алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев