Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Җырлыйм туган якта” проектында - Анна Бутакова

Югары Баграждан Анна Бутакова мәдәният йортында узучы һәр чарада актив катнаша


 “Җырлыйм туган якта” проекты  Зәй районы һәм шәһәре һәвәскәр башкаручыларының туган як, туган җиргә багышланган җырларын видео-аудиоязмаларда  социаль челтәрләр аша җиткерүне күздә тота.

Хөрмәтле  укучыларыбыз! “Зәй офыклары” газетасы үзенең сайтында һәм социаль челтәрләрдә районыбызда игълан ителгән Туган як елы кысаларында “Җырлыйм туган якта” дип аталган проект алып бара.

Проект Зәй районы һәм шәһәре һәвәскәр башкаручыларының туган як, туган җиргә багышланган җырларын видео-аудиоязмаларда  социаль челтәр аша тыңлаучыларга җиткерүне максат итеп куя. Анда Зәй төбәгендә туып-үскән, бүгенге көндә читтә яшәүче таланлы якташларыбыз да катнаша ала.

Үзизоляция вакытында авыл мәдәният йортлары социаль челтәрләрдә үз сәхифәләрен – аккаунтларын булдырдылар һәм бүгенге көндә анда актив эш алып баралар, төрле онлайн-чаралар, бәйгеләр, мастер-класслар уздыралар. Шул рәвешле, алар авылларыбыздагы талантларны барлыйлар, аларны халыкка җиткерәләр.

Югары Баграждан  Анна Бутакова мәдәният йортында узучы һәр чарада актив катнаша. Кечкенәдән ул авыл сәхнәсендә җырлап үскән. Анна керәшен халык җырларын аеруча яратып башкара. Ул аларны балаларына да өйрәтә, буыннар чылбыры өзелмәскә, балаларыбыз гореф-гадәтләребезне, йолаларны белергә тиеш, ди.

 

Зәй офыклары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев