Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Шакмак Дискäтÿк»тә танылган җырчының клибы презентациясе булачак

Алафузов фабрикасында үткәреләчәк керәшен дискотекасын оештыруда “Бәрәкәт” яшьләр хәрәкәте активистлары катнаша.

16 декабрьдә җырчы Татьяна Ефремованың “Иделләре” җырына төшерелгән клипның презентациясе узачак. Клипны тамашачыга тәкъдим итү беренче керәшен дискотекасы – “Шакмак Дискäтÿк”тә булачак.

– Һәр иҗат җимешем – бала кебек. Сабый дөньяга аваз салгач, аны бөтен кешегә күрсәтәсе килмәгән кебек, җырны да башта иң якыннарыма, иҗатыма битараф булмаганнарга гына тәкъдим итәм. Шуңа күрә әлеге клипның презентациясен башта керәшен яшьләренә, минем иҗатым белән кызыксынучыларга күрсәтергә булдым, – дип сөйләде Татьяна Ефремова.

Алафузов фабрикасында үткәреләчәк керәшен дискотекасын оештыруда “Бәрәкәт” яшьләр хәрәкәте активистлары катнаша. “Керәшен культурасы белән кызыксынган һәркем килә ала. Ләкин шартлар бар: кунакка 18 яшь тулган һәм киемендә шакмак төшерелгән рәсем булырга тиеш, – диде “Бәрәкәт” яшьләр хәрәкәте җитәкчесе Алексей Дмитриев. – Махсус программа әзерләнде. Тусовкада җырчылар Татьяна Ефремова, Игорь Дмитриев, Римма Никитина, AkBulat, ANN SU, Вадим Захаров һәм Виктор Агаповның чыгышлары көтелә. Кичәне алып баручылар – Дмитрий Баранов һәм Вадим Шрыков”. Керәшен дискотекасында бүләкләр аукционы һәм өстәл уеннары үткәреләчәге, аерым фотозона әзерләнүе турында да хәбәр итте Алексей Олегович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев