Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җырчы Җәкәү йортында Яр Чаллы керәшеннәре айлыгына әзерләнәләр

Март ае Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Яр Чаллы шәһәре керәшеннәре культурасына багышланачак.

Әлеге айлыкка әзерлек инде бүгеннән — кышның соңгы көненнән башланды. 

Айлык кысаларында нинди чаралар узачак — шул турыда сөйләшер өчен һәм Яр Чаллы керәшеннәре тарихын, асылын ачып бирә торган күргәзмәне әзерләү өчен җирле керәшен җәмгыте вәкилләре һәм аның җитәкчесе Виталий Агапов Җырчы Җәкәү йортына килде. 

— Без башка районнардан аерылып торабыз, чөнки район буларак түгел, ә шәһәр кебек билгеләнәбез. Әйе, без авыллардан җыелган, шуңа күрә культурабыз да төрле-төрле, бик бай һәм үзенчә матур. Техник яктан, концертлар оештыру ягыннан да Казаннан ким түгелбез. Әйтик, "Керәшеннәр җыру әйтә" бөтенроссия фестивален уздырдык. Якын ара туганнарыбызны гына түгел, ә Россия регионнарыннан да катнашучылар җыелды — Иркутск, Красноярск, Чиләбе, Самара, Удмуртия, Башкорстаннан күпләп килделәр. Нардуган белән Питрауны да шәһәр күләмендә уздыручы бердән-бер оешма без. Эшләнгән эшләр күп, туктап тормыйбыз — моны халыкка да җиткерәсебез килә, — дип сөйләде Яр Чаллы шәһәренең җирле керәшен җәмгыяте лидеры Виталий Агапов. 

Айлык Яр Чаллының үзендә башланып китәчәк. 1 март көнне "Родник" Халыклар дуслыгы йортында зур концерт программасы узачак. 

Шулай ук, айлык дәвамында Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк социаль челтәрләрендә онлайн уздырылачак чаралар да каралган. Яр Чаллының күренекле шәхесләре, керәшен хәрәкәтен үстерүгә зур өлеш кертүчеләр белән әңгәмәләр һәм туры эфирлар булачак. 

Мәдәни үзәк белгечләре Яр Чаллының керәшен приходы — «Неупиваемая чаша» храмы һәм керәшен духовенствосына күп еллар дәвамында хезмәт иткән дин әһеле Николай Храмов белән танышырга барачак. 

Җырчы Җәкәү йортының үзендә Татарстан республикасы рәссамнар союзы члены, рәссам Ольга Новожилованың иҗатына багышланган кичә һәм аның картиналарыннан тупланылган күргәзмә ачу тантанасы оештырылачак.

Айлыкны 2 апрельдә Казанның Халыклар Дуслыгы йортында Яр Чаллы керәшеннәре культурасын колачлаган зур концерт тәмамлар. 

Кыскасы, мартта керәшен дөньясын кызыклы чаралар көтә. Яңалыкларны безнең газетабыздан күзәтеп барыгыз.

Түбәндә – Җырчы Җәкәү йортындагы музейда Яр Чаллы керәшеннәре тарихын, асылын ачып бирә торган күргәзмә экспонатлары.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев