Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җырчы Җәкәү йорты Алабуганың кул эше осталары белән таныштыра

12 сентябрь Алабуга керәшеннәре айлыгы кысаларында Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белгечләре Алабуга районына кунакка барып кайтты.

Бу сәфәрнең максатын без белгечләрнең үзләреннән сорадык. 

- Алабуга халкы элек-электән үзләренең һөнәр осталары белән дан тоткан. Шуңа күрә Алабуга керәшеннәре айлыгы кысаларында без бу һөнәр осталарын халыкка да күрсәтергә булдык. Иң беренче Алабуга шәһәрендә яшәүче оста куллы Лидия Ломакина янына юл тоттык. Лидия Григорьевна агачтан ясалган төрле матрешкаларны, уенчыкларны бизәү белән шөгыльләнә. Аның белән шул турыда мастер-класс төшердек.

Аннан, Олы Шүрнәк авылында булдык. Биредә ат дагалары, иярләрен ясаучы Владимир Кузнецовның һөнәре белән таныштык. Аны да видеога төшердек. Олы Шүрнәк авыл җирлеге башлыгы Николай Мельников авыл музее белән дә якыннанрак таныштырды, музейдагы экспонатлар турында бай мәгълүмат бирде, - дип сөйләде үзәкнең методисты Илүзә Галиуллина. 

Тупланган материалларны тиздән үзәкнең рәсми аккаунтларында күреп булачак. Әлегә Алабуга керәшеннәре айлыгы дәвам итә.

Фото: Җырчы Җәкәү йорты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев