Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җырчы Татьяна Ефремова: "Ике ел эчендә әни кебек булган остазым Винера Әхәтовна Ганиевага олы рәхмәтемне белдерәм"

5 июльдә Татьяна Ефремовага магистр белгечлеге дипломы тапшырылды.

Югары уку йортлары укучыларына, бакалавр һәм магистр белгечләренә соңгы кыңгырау яңгырады. Казан дәүләт мәдәният институтының чыгарылыш курс студентлары арасында Татьяна Ефремова да бар.

"Казан дәүләт консерваториясен тәмамлап, Мәдәният институтының магистратурасына документларымны тапшыргач, күпләр гаҗәпләнгән иде. Ләкин минем анык максатым - халык җырларын аерым башкарырга өйрәтү кафедрасында уку булды. Диплом гына алып чыгу түгел, ә ике ел дәверендә үземә кирәкле белемнәрне алу. Укырга кергәндә магистратураны тәмамлау өчен бик акыллы булу кирәк, дип уйладым. Хәзер исә, акыллы булу гына түгел, ә үз өстеңдә эшли белү мөһим икәнлеген аңладым.
Ике ел эчендә әни кебек булган остазым Винера Әхәтовна Ганиевага олы рәхмәтемне белдерәм. Без иң яхшылардан белем алдык", - ди Татьяна Ефремова.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев