Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җырчы Җәкәү җортының музеенда Евдоким Жилкинның уникаль пластинкалары тәкъдим ителде – видео

Музейда пластинкаларны тыңлау мөмкинлеге дә бар

Дүсмәт авылында туып-үскән Евдоким Жилкин җыр-моңга гашыйк кеше була. Ул үз күңелендә йөрткән керәшен халык җырларын мәңгеләштереп, пластинкага яздырып калдыра.  Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең музеенда, Мамадыш керәшеннәре айлыгы кысаларында, Евдоким Сергеевичның әлеге уникаль пластинкалары тәкъдим ителде. Музейда пластинкаларны тыңлау мөмкинлеге дә бар, дип хәбәр итәләр Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә.

Жилкин Евдоким Сергеевич – философия фәннәре докторы, 16.02.1915 ТАССРның Мамадыш районы Дүсмәт авылында урта хәлле крестьяннар гаиләсендә туа. Үз авылында тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан коммуналь төзелеш инженерлар институтының рабфагында укый.

1938 елда Татнаркомпрос боерыгы белән Зөя урта мәктәбенә укытучы итеп билгеләнә. 1956 елның гыйнварында Евдоким Сергеевич ленин-марксизм кафедрасы буенча доцент фәнни дәрәҗәсен яклый.

1960-1962 елларда философия кафедрасы мөдире вазифасын башкара.

1962 елда «Колхоз крестьяннарын коммунистик тәрбияләү» темасына докторлык диссертациясен тәмамлау өчен Ленинград дәүләт университетының философия факультетына командировкага җибәрелә. СССРның оборона министрлыгы карары белән 01.08.1986 II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X