Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җырчы Җәкәү җортында “Урагай” һәм “Покрау” ансамбльләренең кичәсе булды

14 сентябрь көнне Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә, Мамадыш керәшеннәре айлыгы кысаларында, “Урагай” һәм “Покрау” ансамбльләренең кичәсе булды

Кичәне Мамадыш шәһәреннән килгән “Урагай” халык ансамбле башлап җибәрде. 10 кешедән торган ансамбль тамашачыларның күңелләрен яулап алды. Алар гармун, рубель, трещотка, калаклар кебек халык уен коралларында уйнап, дәртле керәшен җырулары башкардылар. Кичә ахырында ансамбль “Кияү мунчасы” дип аталган үзенчәлекле йоланы күрсәтте.

2020 елда халык исемен алган “Урагай” ансамблен Татьяна Петухова җитәкли. Ул һәрбер артист белән таныштырып китте. Ансамбльнең гармунчысы – Рөстәм Гыйниятов. Татар милләтеннән булган виртуоз гармунчы керәшен көйләрен җиренә җиткереп башкарды. Рөстәм Гыйниятовтан кала ансамбльдә тагын бер ир-ат Григорий Якимов бар. Григорий дәдәй – ансамбльнең солисты. Мамадышның май заводында эретеп-ябыштыручы булып эшли. Калган катнашучылар – хатын-кызлар. Һәрберсе дә төрле һөнәр ияләре.

“Урагай” ансамбле чыгыш ясаганнан соң фольклорчы Геннадий Макаров: “Мондый фольклор коллективның тәме шунда – алар чын күңелдән җырлыйлар. Алар монда чын хисләрен күрсәтеп, авыл көйләрен шуның кадәр табигый башкаралар. Мин моны тиз генә килгән сыйфат түгел дип уйлыйм. Бу коллектив инде күп еллар керәшен көйләрен җырлап күңелләренә сеңдергән. Мин фольклорчы буларак, бу коллективка, аның җитәкчеләренә мең-мең рәхмәт әйтәсем килә. Җырларны сәхнәдән башкару, аларны халыкка җиткерү – Мамадыш районының бик кыйммәтле байлыгы. Алга таба да бу юнәлешне үстерергә кирәк. Керәшеннәрнең горурлыгы сез”, – диде ул.

Җырчыларның тавышларын Мингол Галиев та мактады. “Сезнең тавышларыгыз табигый, үзәкне өзгеч”, – диде халык артисты.

“Покрау” ансамбле тамашачыларны Колышчы авылы көйләре белән таныштырып киттеләр. Чыгышларын да ансамбль авылның борынгы көеннән башлады. “Бу җырны Колышчыда кичке уеннарда кулга-кул тотышып җырлыйлар иде. Хәзер ул җырны балаларга өйрәтеп калдырырга тырышабыз”, – диде гармунчы Борис Усачёв.

Ансамбльнең иң яшь катнашучылары – Арина Трушова һәм Ангелина Солганова. Алар ансамбльгә әниләре белән йөриләр. Арина белән Ангелина икесе дә XI россиякүләм “Туым Жондозы” – “Рождественская звезда” бәйгесе җиңүчеләре. Арина "Фестивальнең иң өметле солисты" номинациясендә бүләкләнсә, Ангелина фестивальнең Гран-присын алган иде. Кызлар аерым-аерым җыр да башкарып киттеләр.

Кичәгә Геннадий Горский исемле карендәшебез дә килгән иде. Аның белән Геннадий Макаров: “Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк үзенә тартып тора. Монда яңадан-яңа кешеләр килә. Шуларның берсе – минем якташым, чыгышлары белән Зәй районының Сәрәпәле авылыннан булган, Әлмәттә туып-үскән Геннадий Горский”, – дип таныштырды. Геннадий Горский кечкенә гармунда татар һәм рус көйләренә тезмәләр уйнап күрсәтте.

Фото: Сөмбелә Вәлиәхмәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев