Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Йортлар күп төзелгән

Узган елны Татарстанда халык өчен йортлар, квартирлар күп төзелгән

Республика торак төзеп сафка бастыру буенча планны 2021 елда арттырып үтәгән. Барлыгы 3 миллион квадрат метр торак төзелеп, файдалануга тапшырылган. Бу – тарихи рекорд!

Бер ел эчендә сафка баскан индивидуаль йорт төзелеше 2 милион квадрат метр тәшкил иткән, ә файдалануга тапшырылган күп катлы йортлардагы квартирларның мәйданы – 942 мең квадрат метр. Бу саннар республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь министрлыгы коллегиясе утырышында китерелгән.

2021 елда төзелеш тармагында башкарылган эш, акчага күчергәндә, 416 миллиард сумлык булган. 35,1 миллиард сум салым түләнгән (салым буенча 438 миллион сум бурыч калган).

Төзелештәге айлык уртача хезмәт хакы 9 процентка артып, 35 мең сумга җиткән. Бу тармакка эшкә 600 кеше килеп, эшләүчеләр саны 86,6 меңгә тулган.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев