Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Йомшак агачны корт баса”

Никифор Тукмачев "Туганайлар" газетасының актив хәбәрчесе буларак, үзен борчыган сораулар белән бүлешеп тора. Күптән түгел Никифор Ионовичтан тагын бер хат килеп төште. Аны сезгә дә тәкъдим итәбез.

Безне кемнәр аңлаган да,
Аңлап кемнәр санлаган.
Үлгәч тә котылып булмас
"Татар", дигән тамгадан.
Бу елда килгән "Туганайлар"ның беренче санын шатланып, көтеп алдым. Аның һәрбер битендә диярлек миңа күптән таныш кешеләрнең йөзләре балкып тора. Безнең Зәй ягы, аларның кешеләре турында да язмалар күп. Гәҗитнең дүртенче битендә күрше авылыбыз Урта Багражда туып үскән, сугыш ветераны, репрессия корбаны, язучы Гурий Тавлинга Урта Баграж мәдәният йортына куелган мемориаль тактаны күргәч, башым күккә тигәндәй булдым. Ниһаять, безнең керәшеннән чыккан язучыга да үзенең ата-анасы кушкан исеме белән мемориаль такта куйганнар, безне дә күрә, таный башладылар, дип үземә дә канатлар үскәндәй булды. Аллага шөкер, бетмибез болай булгач...
Ялгышканмын икән, игътибар белән укысам, анда, чып-чын керәшен кешесен "күренекле татар язучысы" дип язып куйганнар икән. Коелдым да төштем...
Менә сиңа мә... "Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы Гурий Тавлин" диеп язсалар, татар әдәбиятының абруе кимер иде мени?
Керәшеннәрнең бер язучысы да, бер сәнгать эшлеклесе дә булырга тиеш түгел микәнни? Ә без үзебезне Республикада гына түгел, бөтен Рәсәйдә башкалар белән тигез хокуклы халык дип ышандырырга тырышабыз. Бу "күптән көтелгән вакыйга"ны авылдашлары, бөтен өч Баграж халкы ничек кабул иткәндер - сөенепме, рәнҗепме... Ә минем күңелемне китеп алды.
Гомер буе керәшен халкын үз кыйбласына өндәп, керәшенлек өчен җанын, тәнен аямыйча хезмәт итеп, шуның аркасында вакытсыз гүргә кергән Ямаш Игәнәй арабыздан киткәч тә, "Ямаш Игәнәй татарның күренекле шагыйре иде", дип, рәсеме белән гәҗиткә мәкалә чыккан иде. Әйтерсең, аның китүен көтеп кенә торганнар.
Карендәшләрем! Үзебезне-үзебез "керәшен" дип әйтергә оялгач, күренекле кешеләребезнең истәлек такталарына да керәшен язучысы, керәшен шагыйре, керәшен артисты дип язарга курыккач, нигә соң без халкыбызны, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны саклап калып, киләсе буыннарга тапшырыйк, ди, аһ орабыз?
Куркаклыкмы бу, кемгәдер яраклашумы, мәгънәсезлекме? Бу көнгә кадәр, әле кайчан, кайда сугыш геройларын, хезмәт батырларын, галим-академикларыбызны ул керәшен халкыннан, дип әйткәннәре яки язганнары бар. Без бит үзебезне үзебез хөрмәт итмибез, талантларыбыз белән горурланмыйбыз. Шуңа күрә безгә караш та шулайрактыр.
Керәшен халкын, аның холкын, проблемаларын, җан әрнүләрен тирән аңлаган өч язучыны беләм мин: Аяз Гыйләҗев, Клара Булатова һәм Рабит Батулла. Алар үзләренең әсәрләрендә дә, шигырьләрендә дә, чыгышларында да, беркайда да, беркайчан да, ялгыш та, керәшеннәрне рәнҗетерлек бер сүз ычкындырмыйлар. Чөнки алар азмы-күпме керәшен дөньясында яшәгән, аралашканнар. Аңа карап, без бит аларны керәшеннәр дип атарга җыенмыйбыз. Менә шулай булырга тиештер ул чын дустанә мөнәсәбәт. Бу кешеләргә бөтен керәшен халкы зур хөрмәт белән карый.
Мин шуны күз алдыма китерә алмыйм. Берәр татар шәхесенең мемориаль тактасына "керәшен" дип язып куйсалар, татар халкы моны ничек кабул итәр иде икән? Ә безгә ярый... Йомшак агачны корт баса шул.
Бу кадәр дә йомшак, тешсез, көчсез (мәгънәсез дип әйтергә тел бармый) булсак, безнең киләчәгебез өметле, дип әйтергә урын юк.
Никифор Тукмачев, Тубән Кама.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик акыллы сузлер язгансыз Никифор дэдэй.