Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Йолдызнамә (31 июль – 5 август)

Иҗади потенциалыгыз югары. Ләкин аны тормышка ашырыр өчен вакытыгыз бар микән?

Кучкар (21 март – 20 апрель)
Башыгыз белән эшкә чуммагыз, хәзер сезгә ял итү турында уйлау яхшырак. Көч һәм энергия тупларга кирәк. Интуициягезгә ышаныгыз, ул сезне алдамас.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Иҗади потенциалыгыз югары. Ләкин аны тормышка ашырыр өчен вакытыгыз бар микән? Беркемгә бернинди вәгъдәләр бирмәскә тырышыгыз, аңлашылмаучылыклардан качыгыз. Ялга җыенасыз икән, аны җаныгызга рәхәт урында үткәрегез.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)

Әгәр дә кызыклы идеяләрегез бар икән, нәкъ менә хәзер аларны тормышка ашырыр вакыт җитте. Атна яңа кешеләр белән танышу, күрешү, сәяхәт итү һәм бик күп якты тәэсирләр вәгъдә итә.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Киләчәктә булачак вакыйгалар турында алдан ук борчылырга кирәкми. Барыбер барысын да алдан күрә алмыйсыз. Ләкин бу атнага эшләрне һәм очрашуларны планлаштыру яхшырак, югыйсә, бераз буталчыклык килеп чыгарга мөмкин.

Арыслан (23 июль – 23 август)
Бу атна күп нәрсәгә өйрәтәчәк. Үзегезне үзгәртергә һәм сезгә кыенлык китергән берничә комплекстан котылырга туры киләчәк. Эштә зур уңышлар көтә. Өстәмә керем чыганагы килеп чыгачак.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Тыңлый һәм ишетә белү теләсә кайсы өлкәдә уңыш бүләк итәчәк. Эшчәнлегегезнең төрен үзгәртә аласыз. Туганнарыгыз сезнең өчен мөһим проблемаларны хәл итәргә ярдәм итәчәк.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Бу атнадагы эшлекле сәфәр сезнең алда яңа перспективалар ачарга мөмкин. Сезгә бәхет елмая: карьерада күтәрелеш булырга мөмкин. Ялларда шактый перспективалы танышу ихтималы бар.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)
Күптәнге проблеманы хәл итә һәм бөтен иске һәм кирәксез әйберләрдән котыла алачаксыз. Килеп туган хәлгә фәлсәфи карагыз, һәм сез чыгу юлын күрерсез.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Бәйсезлегезне тою аеруча мөһим булачак. Бу иҗади потенциалыгызны ачарга һәм тирә-юньдәгеләргә үз мөмкинлекләрегезне күрсәтергә ярдәм итәчәк. Шәхси тормышта тынлык һәм ялгызлык чоры.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Горурлыгыгызны буйсындырырга тырышыгыз һәм тәкъдим ителгән ярдәмнән баш тартмагыз, чөнки куелган бурычларыгызны үзегез генә башкарып чыгу шансы нульгә тигез.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Тирә-юньдәгеләр алдында үз карашыгызны күп тапкыр якларга туры киләчәк.  Тыныч булыгыз, кызып китмәскә тырышыгыз. Атна азагында яхшы хәбәр килеп ирешер.

Балык (19 февраль – 20 март)
Шактый катлаулы һәм җаваплы чор җитә, аңа эчке киеренкелек тә өстәлергә мөмкин. Вакыйгаларны аек акыл белән кабул итәргә һәм  иллюзияләрегезгә иярмәскә тырышыгыз.


Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X