Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Йолдызнамә | 23–28 октябрь

Мәхәббәт, яңа кешеләр белән танышу өчен искиткеч әйбәт чор

Кучкар (21.03 – 20.04) Хафаланмагыз: килеп туган юк-бар кыенлыкларны берүзегез генә дә ерып чыга алачаксыз. Шулай да хаталанмаска, кызуланып китмәскә тырышыгыз. Тәнкыйть кәнфит булмаса да, түзегез – бу көннәрдә аның файдасы  бик зур булачак.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Бу көзге чор күңелегезгә гүя сихәтле бәлзәм кебек тәэсир итәчәк. Мәхәббәт, яңа кешеләр белән танышу өчен искиткеч әйбәт чор. Өстәвенә җитәкчегез дә үзегезне күрсәтү мөмкинлеге бирәчәк.  Форсатны кулдан ычкындырмаска гына!..

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Ниндидер мәсьәләләрдә үзегезне чикләү җиңел булмас. Әмма шулай кирәк икән, берни эшләр хәл юк – түзәргә туры киләчәк. Ял көннәрендә күңелле сюрприз көтегез. Ләкин аның белән уйлап эш итегез – үкенерлек булмасын.

Кысла (22.06 – 22.07) Акыл ягыннан кайбер кемсәләрдән шактый ук өстен торуыгызны күрсәтергә җай чыгар. Әлбәттә, әлеге хәл аларның ачуын кабартыр. Аның каравы сезгә җитәкчегезнең ихтирамы артыр һәм бу, беренче чиратта, хезмәт хакыгызда бик матур чагылыш табар.

Арыслан (23.07 – 23.08) Йорт, көнкүреш мәшәкатьләренә баштанаяк чумарсыз. Күңелле мәшәкатьләр булгач, сөенә-сөенә эшләрсез. Шулай да ял көннәрендә кая да булса барып, кем әйтмешли, һава алыштырып, ял итеп кайту кирәк. Юкса арыганлык сиздерә башларга мөмкин.

Кыз (24.08 – 22.09) Сөенегез: акча мәсьәләсендә кытлыкны онытачаксыз. Бөтенләй уйламаган җирләрдән керә башлаячак ул. Тик менә сөеклегез белән аралар гына бераз суынып алмагае.  Хәзер үк барысын да уртага салып сөйләшегез – һичшиксез, аңлашачаксыз!

Үлчәү (23.09 – 23.10) Күңелегезгә бик тә якын шөгыль табып сөенәчәксез. Керем дә китерә башлагач, үзегезне бөтенләй дә дөньядагы иң бәхетле кешеләрнең берсе итеп сизәчәксез. Балаларга карата хәерхаһлы булуны таләп итә торган чор : ярдәме  күбрәк, тәнкыйте  әзрәк булсын.

Чаян (24.10 – 22.11) «Алсу» күзлек киеп, һавада очып йөрер чак түгел! Юкса оятка калуыгыз ихтимал. Хезмәттәшләрегез янында саграк булыгыз: берәрсе мәкерлек эшләргә яки гайбәт сүзләр таратырга мөмкин. Аны тиз генә табып, мөнәсәбәтләрне ачыкларга тырышыгыз.

Укчы (23.11 – 21.12) Бу көннәрдә ыгы-зыгы күп булыр, тик менә нәтиҗәсе генә… Хәер, атна ахырында бер эшегез, үзегез дә көтмәгәнчә, искиткеч шәп барып чыгачак. Ләкин беркем белән дә сүзгә керә күрмәгез: күңелсез хәлдә калуыгыз бар.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Хезмәтегез тиешенчә бәяләнәчәк. Премия алу ихтималы да юк түгел. Әмма акчаны сандык төбенә салып кую хәерлерәк. Беренчедән, «иминлек мендәре» беркемгә дә зыян итми, икенчедән…

Сукояр (21.01 – 19.02) Барысына да берьюлы ирешергә телисез түгелме? Әйе, көч-дәртегез ташып торган чак, тик артыккарак китүе үзегезгә генә түгел, тирәгездәгеләргә дә зыян салырга мөмкин. Бераз  «акрынаегыз», артыгын кабалану  шәп   нәтиҗә күрсәткече түгел.

Балык  (20.02 – 20.03) Мең дә бер төрле шик-шөбһә чолганышында калырсыз. Акыллы, төпле кешеләрдән  киңәш-табыш сорарга оялмагыз – алар сезне ярдәмсез калдырмаячак. Атна ахырында күңелегезне күтәреп, үзегезгә оптимизм рухы өреп җибәрердәй хәлләр көтегез.

 

ВТ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев