Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Йолдызнамә (2-9 декабрь)

Бу атнада безне ниләр көтә?

Кучкар (21 март-20 апрель)
Бу атнада Кучкарларның эше күп: аларга җиң сызганып өр-яңа проектларга тотынырга кирәк, күптәнге, тәмамланмаган эшләре дә итәктән тотып тора. Башта төгәлләнмәгән эшләрегезне ахырына җиткерегез. Чәршәмбе - эш эзләүчеләр өчен күңелгә ятышлы эш килеп чыгу ихтималы зур. Гаиләдәге аңлашылмаучылыкны зурга җибәрмәгез.   

Үгезбозау (21 апрель-20 май)
Катлаулы атна. Юк-барга борчылмагыз, борыныгызны төшермәгез. Әгәр эштә яки мөнәсәбәтләрдә каршылыклар туса, аларны әйләнеп үтү ысулын табыгыз. Чәршәмбе көн сезне яхшы яңалыклар һәм вакыйгалар белән сөендерер. Атнаның икенче яртысында башыгыз белән эшкә чумарга мөмкинсез. Шимбә көнне сак булыгыз, алдану ихтималы бар.

Игезәкләр (21 май-21 июнь)
Игезәкләрнең планнары бик тиз тормышка ашачак һәм зур табыш китерәчәк. Планнарны тормышка ашыру юлында киртәләр булса да, курыкмагыз, үзегезгә ышынычыгыз нык булсын. Бу атнадагы сәфәр, очрашулар, күрешүләр уңышлы булачак. Атна күтәренке кәеф белән узачак.

Кысла (22 июнь-22 июль)
Бу атнада профессиональ эшчәнлектә дә, шәхси тормышыгызда да үзегезгә комачаулый торган барлык кирәксез, вак нәрсәләрдән котылырга тырышыгыз. Гардеробыгызны тулысынча яңарту һәм өйдә ремонт башлау өчен яхшы вакыт. Үз эчегезгә йомылмагыз һәм дусларыгыз һәм туганнарыгыз ярдәменнән баш тартмагыз. Сезне яхшы якка үзгәрешләр көтә.

Арыслан (23 июль-23 август)
Яңалыкларга игътибар итегез, үзегезгә файдалы хәбәр алырсыз. Карьерада күтәреләсегез килсә, үзегездә әлегә булмаган нәрсәләргә өйрәнә башлагыз. Чәршәмбе тыныч булырга тырышыгыз, нервларыгызны саклагыз. Пәнҗешәмбе көнне күңелле сюрпризларга әзерләнегез, сезнең бәхет ишекләрегез ачылырга тора.

Кыз (24 август-23 сентябрь)
Әгәр сезнең һөнәрегез иҗат, укыту яки иҗтимагый эшчәнлек белән бәйле булса, күптәнге планнарыгызны тормышка ашыра аласыз. Яңа эшкә урнашучыларга үзләрен күрсәтү мөмкинлеге туачак, бу өстәмә табыш та вәгъдә итә. Атнаның икенче яртысында гаилә проблемаларын хәл итәргә туры киләчәк.


Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)
Бу атнада, ниһаять, инде сезне ялыктыра башлаган эшегезне тәмамларсыз. Сезне нидер канәгатьләндерми икән, бу хакта ирегез яки хатыныгызга, дустыгызга яки хезмәттәшегезгә турыдан-туры әйтергә курыкмагыз. Эштә җаваплылык артканнан артачак, аның каравы хезмәт хакы да үсәчәк. Якшәмбе көнне якыннарыгыз сезне игътибарсызлыкта гаепләргә мөмкин.

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)
Тормышыгызга ургылып кергән үзгәрешләргә каршы торырга кирәкми. Үткәнгә, хатирәләргә ябышып ятмагыз. Бу атнада эш канәгатьлек һәм зур табыш китерәчәк. Сез җитәкчегезнең ышанычын тулысынча акларсыз һәм үз вазифаларыгызны бик яхшы башкаруыгызны исбат итәрсез. Мөнәсәбәтләрне җайга салу һәм кирәкле элемтәләр булдыру өчен яхшы вакыт.

Укчы (23 ноябрь- 21 декабрь)
Әгәр сез ялкауланмаска, күп эшләргә әзер икән, югары керем ала алырсыз. Элек хәл ителмәслек булып тоелган проблемалар сезгә шундый вак сыман тоелачак һәм аларны хәл итү әллә ни кыен булмаячак. Иске элемтәләрне һәм танышлыкларны искә төшерергә һәм торгызырга кирәк, гозерегез төшүе бар. Якшәмбе көнне акча турында сөйләшмәвегез яхшырак.

Кәҗәмөгез  22 декабрь-20 гыйнвар)
Бу атнада уңышка ирешү өчен көчегездән килгәннең барысын да эшләргә кирәк. Бер дә шикләнмәгез. Өстәмә йөкләмәләр алырга курыкмагыз. Хезмәттәшләрегез һәм җитәкчегез белән конфликтлардан качарга тырышыгыз. Ял көннәрендә озакка сузылган эшегезне тәмамларсыз һәм җиңеллек тоярсыз.

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)
Пәнҗешәмбе - килешүләр төзү һәм мөһим сөйләшүләр алып бару өчен бик уңышлы көн. Җомга көнне барлык мәгълүматны җентекләп тикшерегез, төгәлсезлекләр һәм хаталар җибәрү ихтималы зур. Кеше күп йөри торган урыннарда булмавыгыз яхшырак. Көчегезне реаль бәяләргә тырышыгыз һәм өстегезгә эш өймәгез.

Балык (19 февраль-20 март)
Бу атнада аралашуны юк дәрәҗәсенә калдыру яхшырак. Күп вакытыгызны Интернетта үткәрмәгез, социаль челтәрләрдә бәхәсләргә кермәгез. Эштә аек акыл һәм үз көчегезгә ышаныч кебек сыйфатларны булдыру кирәк. Пәнҗешәмбе - яңа партнерлар табу һәм үзеңне яхшы яктан күрсәтү өчен уңайлы көн.

 

Шәһри Казан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев