Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Йолдызнамә (10 – 17 декабрь)

Атнаның беренче яртысында сезгә алны-ялны белми эшләргә туры киләчәк. Аның каравы, җитәкчелектән мактау сүзләре генә түгел, премия дә килеп ирешер. Яхшы перспективалар барлыкка киләчәк, баш тартмагыз


Кучкар (21 март – 20 апрель)
Бу атнада җир йөзендә сезнең билге вәкилләреннән дә күбрәк максатына ирешүче кешеләр табылмас. Сез теләсә нинди эшне башкара аласыз, әмма башта иң мөһим эшләрдән башлагыз. Ял итәргә, саф һавада йөрергә, дусларыгыз белән очрашырга вакыт калдырыгыз.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Бу атнада сез эшлиячәксез дә, рәхәтләнеп ял да итәчәксез. Сез мәхәббәтнең, шатлыкның тәмен, тормышның ямен тоярсыз. Интуициягезгә колак салыгыз һәм ышаныгыз, сезгә бәхет елмаячак, һәм сез барлык планнарыгызны диярлек тормышка ашырачаксыз.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Атна уйларда һәм гамәлләрдә саклык таләп итәчәк. Әгәр дә сез серегезне бөтен кеше белүен теләмәсәгез, телегезне вакытында тешләгез. Әйткән сүз – аткан ук, ахырдан үкенмәгез. Якшәмбе вак-төяк сүзгә һәм детальләргә игътибар итегез, алар сезнең бик күп кызыклы нәрсәләргә күзегезне ачар.

Кысла (22 июнь – 22 июль)
Бу атнада сезне эштә яхшы перспективалар, карьера үсеше һәм премия көтә. Иске дусларыгыз белән мөнәсәбәтләрне яңартырга тырышыгыз. Җомга көнне сезне шатлыклы хәбәр көтә. Ялларда өегездә кунаклар көтегез.

Арыслан (23 июль – 23 август)
Бу атнада сез икътисади мәсьәләләр белән ныклап шөгыльләнә һәм эшегезгә яки көнкүрешегезгә конструктив үзгәрешләр кертә аласыз. Атнаның икенче яртысында азрак сөйләү, күбрәк уйлау һәм анализлау яхшырак. Җае чыкканда, җитәкчегез каршында карьера мәсьәләсен күтәрергә оялмагыз.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Ерак сәфәргә чыгу һәм чираттагы ялыгызны планлаштыру өчен уңайлы вакыт. Иҗади шәхесләргә бу атна рухи канәгатьлек бирәчәк. Пәнҗешәмбе конфликтларга кермәскә тырышыгыз, ахыры күңелсез тәмамланырга мөмкин. Җомга көнне күптән күрешмәгән дусларыгыз сезне искә төшерер.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Кызыклы яңа танышулар булырга мөмкин. Пәнҗешәмбе көнне хисләргә бирелеп, кирәкмәгән эшләр эшләп ташламагыз. Әңгәмәдәшләрегезнең  һәр сүзен игътибар белән тыңларга тырышыгыз. Бәлки, сез шул рәвешле күңелсезлекләрдән котылырсыз. Ялларда ял итегез һәм көч туплагыз.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)  
Бу атна элемтәләргә, хезмәттәшлеккә, кызыклы сәфәрләргә бай. Гаилә проблемалары юк дәрәҗәсенә төшәчәк. Сезнең эшкә сәләтегез ниһаять, җитәкчелек тарафыннан лаеклы бәяләнәчәк. Сезне зур табыш көтә. Шәхси тормышыгызга күбрәк вакыт бирегез, бу өлкәдә нәкъ менә хәзер мөһим үзгәрешләр көтелә.

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)
Сезнең мөһим эшләрегезне тәмамларга өлгерерү-өлгермәвегез атнаны ничек планлаштыруыгызга бәйле. Шикләнергә вакыт юк, эшләгез. Сезгә проблемаларыгызны хәл итәр өчен эмоцияләрегезне читкә куеп торырга кирәк - хәзерге вакытта алар комачау гына итәчәк.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Сез үз өстегезгә артык күп эш өйдегез. Зур планнарны тормышка ашыру авыр, бәлки, аларны, үз көчегезгә объектив бәя биреп, бераз кичектереп торыргадыр. Сезнең зирәк, әмма артык төксе сүзләрегез бәхәс китереп чыгарырга мөмкин, шуңа күрә авызыгыз нәрсә әйткәнне колагыгыз ишетсен.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Дусларыгыз һәм хезмәттәшләрегезнең ярдәменнән баш тартмагыз. Кеше эшенә тыкшынмагыз, бу сезнең тирәдә гайбәт һәм интригалар китереп чыгарырга мөмкин. Җомга, кисәк кенә эшегезне ташлап, яңа урынга күчүегез ихтимал. Дуалланмагыз, башта кат-кат уйлагыз.

Балык (19 февраль – 20 март)
Атнаның беренче яртысында сезгә алны-ялны белми эшләргә туры киләчәк. Аның каравы, җитәкчелектән мактау сүзләре генә түгел, премия дә килеп ирешер. Яхшы перспективалар барлыкка киләчәк, баш тартмагыз. Сез бу атнада күп нәрсәне төгәлләргә өлгерерсез. Җомга көнне шау-шулы кичә һәм якын дусларыгыз белән очрашу көтә.

 


ШК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев