Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ылыя авылында онытыла барган йола – “Качману ашы”н яңарттылар - видео

Акбашевлар нигезенә атап оештырылган ашка туган-тумачалар, күршеләр чакырылган

Елның беренче аен Рождество, Нардуган, Качману бәйрәмнәре бизи. Әби-бабайларыбыздан калган гореф-гадәтләрне без дә югалтмый дәвам итеп, Мамадыш районы Ылыя авылында "Качману ашы" уздырдык. Мондый ашлар элек-электән килгән йолаларның берсе булып тора. Хәтеремдә, әле мин кечкенә вакытларда безнең авылда, әби-бабайлар, гомүмән, өлкән яшьтәгеләр мал суйганнан соң өйдән-өйгә ашка йөриләр иде. Алар аны “Дуңгыз ашы” яки “Сугым ашы” дип атый иде.

Шунсы кызганыч, бүгенгесе көндә мондый ашлар әкренләп югалып бара. Менә шушы йоланы искә төшереп, үсеп килүче буынга үрнәк итеп, тәрбия чарасы булырдай бу "Качману ашы"н өлкән яшьтәге түтиләр, дәдәйләр белән сөйләшеп уздырырга булдык. Бәйрәм ашы бик тә күңелле һәм йолаларына туры китереп оештырылды. Ашка үзебезчә, керәшен күлмәкләре киеп урам буйлап керәшен җырларын җырлап уздык. Безне минем туган Рая түти Фомина каршы алды. Аның ире Семен җизни дә кунак төшерү өчен бик теләп йөргән. 

 Акбашевларга (Рая түтинең кыз фамилиясе) кергәндә, хуҗаларга матур теләкләр теләп, нигезнең бәрәкәтле булуып, мал-туарларның мулдан булуына атап икмәк бирелде. Аннан соң мулдан әзерләнгән табын артында барлык туганнар, күрше-күләннәр җыелышты уен-көлке сөйләшеп, керәшен халкының үзенә генә хас булган җыруларын җырлашып утырдык. Билгеле инде, керәшен халкының дан тоткан пирмәнкәсе дә табынның уртасында урын алды. Пирмәнкәне чыгарганда җырланыла торган җыруларны җырлап, кунакларны сыйладык.

Бүген эшләгәннәрем шул булды,

Пирмәнкәләр булды ла бөккәнем.

Капка төпләренә чыга керә,

Сез булдыгыз минем лә көткәнем.

 

Атларымны җиктем дә мин киттем,

Барып җитәрмен диеп Кирмәнгә.

Сез дә туганнарым килә дигәч,

Пешереп лә йоримен пирмәнкә.

 

Ишек алларында утын җардым,

Утын җарулары ла тирләтә.

Табыныбыз мулдан булсын әле,

Сыйланырга куейк ла пирмәнкә.

 

Пирмәнкә артыннан тутырма чыгарылды. Болар – керәшеннәрнең кунак каршы алганда чыга торган ризыклары.

Әйдәгез туганнар, без җырлыек,

Кунакларда тик лә утырма.

Табыннарның олы бу ризыгы,

Өстәлләргә куейк тутырма.

Менә шушындый эчтәлекле җырларыбыз, бәйрәм ашында яңгырап торды. Ни дисәң дә, халкыбызның элек-электән барлык бәйрәмнәре, аш-сулары гөрләтеп матур эчтәлекле җырлар, биюләр белән үрелеп барган. Бүгенгесе көндә дә, күп кенә керәшен авылларында үзебезгә генә хас булган бәйрәм-йолаларның дәвам ителүе бик сөендерә. Киләчәк буынның да әби-бабалардан калган мирасны аңлап, күңеледә ныгытып калдыру зур ышаныч тудыра.

Роза Галкина,

 Мамадыш районы мәдәният йорты методисты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    ??????

    • аватар Без имени

      0

      0

      Ак Рая - мамина троюродная сестра. Мама, Анастасия (Начтый) Семёновна Никифорова (в девичестве), уехала переселенкой Ылыядан в 1952-м и живёт теперь в Кяхтинском районе Бурятии