Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ышанычларны акларга тиешбез

18 мартта Татарстан Республикасы Керәшен иҗтимагый оешмасы идарәсенең киңәйтелгән утырышы узды. Аны оешма җитәкчесе И.М.Егоров алып барды. Җыелышның көн тәртибенә 2014нче елда башкарылган эшләргә йомгак ясау һәм агымдагы елга планнар билгеләү куелган иде. Әлеге мәсьәләләр буенча доклад белән башкарма комитет җитәкчесе Л.Д.Белоусова чыкты. Керәшен җырларын яшь башкаручыларның "Туым җондозы" фестивале...

 

18 мартта Татарстан Республикасы Керәшен иҗтимагый оешмасы идарәсенең киңәйтелгән утырышы узды. Аны оешма җитәкчесе И.М.Егоров алып барды.

Җыелышның көн тәртибенә 2014нче елда башкарылган эшләргә йомгак ясау һәм агымдагы елга планнар билгеләү куелган иде. Әлеге мәсьәләләр буенча доклад белән башкарма комитет җитәкчесе Л.Д.Белоусова чыкты.

Керәшен җырларын яшь башкаручыларның "Туым җондозы" фестивале кебек зур проекны анализлауга аерым тукталдылар. Фестивальне алга таба үстерү, кинәйтү буенча эшлекле фикерләр әйтелде. Киләчәк "Туым җондозы-2016" фестиваленең зона турларын үткәрү урыннары да билгеләнде: ул Чистай, Кайбыч, Зәй, Алабуга районнарында һәм Казан шәһәрендә узачак.

Керәшен балалары өчен "Айбагыр" этнолагерен дүрт сменада оештыру мәсьәләсе дә уртага салып тикшерелде. "Айбагыр" лагереның педагог-оештыручысы, керәшен яшьләренең "Бәрәкәт" оешмасы члены Елена Чулакова лагерь эшчәнлегенә анализ ясады, алга таба планнар белән уртаклашты. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына, республикада узучы Әдәбият елына багышланган чаралар оештыру буенча фикер алышулар булды һәм планнар кабул ителде. Республика керәшен иҗти магый оешмасының Яңа Чишмәрайонында төзелгән яңа бүлегенең җитәкчесе Светлана Питеркина үзе һәм районда барган эшләр белән таныштырды.

Утырышта шулай ук Татарстан халыклары Ассамблеясенең III отчет-сайлау конференциясенә 6 делегат сайланды.

"Кайда җөрсәк тә матур җөрик, сокланмаган кеше калмасын" дип җырлыйлар бездә. Шуңа күрә, ел бик катлаулы экономик, политик шартларда башлануга карамастан, тынычлык, татулык саклап, бер йодрыкка тупланыйк, - диде йомгаклау сүзендә Иван Егоров. - Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан безнең Бөек Җиңүгә тап төшерергә, фашизм идеяләрен аклап күрсәтергә, санкцияләр белән илебез экономикасын җимерергә теләк белдерүчеләр бар. Шуңа күрә, каешларыбызны ныграк буарга, бар нәрсәгә зур җаваплылык белән карарга тиешбез. Татарстаныбыз, халкыбыз өчен мөһим булган, алда торган Президент сайлауларында да төптән, акыл белән уйлап үзебезнең гражданлык бурычыбызны үтәрбез. Шартлар нинди булуга карамастан, алган бурычларыбызны үтәргә, халыкның ышанычын акларга тиешбез!" - диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев