Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Җан җал иткәндә

Җырык авыз

Карендәшебез, шагыйрь Никифор Тукмачевның очлы юморлы шигырьләрен тәкъдим итәбез.

Чибәрлек бәласы
Талкый дөнья чибәрне дә,
Ямьсезли бу көнкүреш.
Яшьлектә дә, картлыкта да
Мин һаман да бер килеш.

Иделдә
Иделдә алтын балыклар
Эләгә балыкчыга.
Куырганда бөтен өйгә
«Кара алтын» исе чыга.

Белдерү
Зинһар, шушы белдерүне
Бастырыгыз гәҗиттә.
Түрәләргә намус бирәм
Ике-өч көнгә әҗәткә.

Бушка
Иң кирәкле әйберләрнең
Бәясе юк тормышта:
Үзләре мохтаҗ булса да,
«Акыл саталар» бушка.

Кем белгән
Әллә түрәләр аңгыра,
Үзебез тилеме без.
Җан биреп, җир алабыз да,
Шуңа салым түлибез.

Шайтан туеның сәбәбе
Акыл керә ана сөте белән.
Тана сөте белән димиләр бит.
Дөнья — шайтан туе! Гаҗәп түгел -
Күпләр ана сөте иммиләр бит!

Карап карыйк
Үзем белән үзем шахмат уйныйм,
Мәҗнүн түгел диген инде мине.
Осталыгым арта күз алдымда,
Үземне ничә кат җиңдем инде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев