Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Әйдә, ШаяРТ”та "Керәшеннәр" командасы – иң оешкан команда “

Әйдә, ШаяРТ” Татар КВН лигасы – заманча телевизион формат, яңа юмористик шоу. Уенның чирек-финалында жюри членнары Керәшеннәр җыелма командасы турында үз фикерләрен әйттеләр

"Бүгенге катнашучылар арасында "Керәшеннәр" – иң оешкан команда. Минем белән жюри членнары килешәдер дип, уйлыйм. Килешми карагыз монда! Бик перспективалы, шундый энергетика килә сездән! Смайликтан башка тагын нәрсә бирергә була? Ике смайлик! Молодцы, кызлар, егетләр!" – диде Винера Ганиева.

"Уен булса, менә шундый булырга тиеш! Менә бу үрнәк! Уенны барлык уй-фикерләрне читкә ташлап, рәхәтләнеп карап утыру чиста ләззәт. Супер!" – дип мактады Шәкүр Али.

"Мин абсурд юморны үлеп яратам, чөнки аны тудыру авыр, язуы кыен. "Керәшеннәр" командасының чыгышы вакытында бу юморның татар вариантының аерым ачык мисаллары күрсәтелде. Егетләр, кызлар, шушы юнәлештә эшләгәнегез, һәм безнең татар телендә юмор язып була икәнен дәлилләгәнегез өчен, сезгә тагын бер кат рәхмәт! Кызык булды, шәп булды! Уңышлар!" – дип ассызыклады Әбри Хәбриев.

"Монда минем сүзләр артык!” – дип, белдерде Айваз Садыров та.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев