Язгы сынамышлар
Хәбәрләр

Язгы сынамышлар

Борынгы әби-бабайлар сынамышлары

Каз югарыдан очса, көне су күп булыр.

Карлыгач иртә килсә, көннәр тиз матурланыр.

Туграй килгәч – тугыз көнлек, сыерчык килгәч сигез көнлек кар кала.

Черкиләр яз көне иртә күренсәләр, һава җылыныр.

Әгәр торналар берәм-берәм килсәләр, җәй яхшы булыр.

Каен суы күп акса, җәй яңгырлы була.

Яз көне агачлар бөреләрен астан яра башласалар, яз тиз килә.


Нет комментариев