Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ясмин: Зур бәхет ул сине туган төбәгеңдә көтеп алырлык кешеләрең булу

Татар эстрадасы артисты Светлана Минеева (Ясмин) белән туган яклар турында сөйләштек

- Сез беләсезме, кеше өчен зур бәхет ул сине туган төбәгеңдә көтеп алырлык кешеләрең булу, иҗатың белән кызыксынулары, онытмаулары! Бу хисләр күңелне җылыта, илһамландыра һәм шатлыклы мизгелләр бүләк итә.

Мин үземнең туган шәһәрем - Зәемне бик яратам. Шулай ук миңа белем биргән, канат ярган мәктәбем – татар гимназиясе, балачагым узган Сарсаз-Баграж һәм Югары Баграж авыллары миңа бик якын. Минем җыр дөньясына кереп китүемдә аларның өлеше зур. Ходай миңа җырлау һәм музыка иҗат итү сәләте биргән, моның өчен мин бик зур рәхмәтле. Ә туган як табигате, киңлекләре безне иҗат итәргә рухландыра, илһамландыра. Зәй гимны булып яңгырачак “Нурлы Зәй” җыры шулай туды да. Җырның сүзләрен Казан шагыйрәсе Эльвира Сафина язды, көен - мин. Якташларым Марат Галимов, Айдар Сөләйманов һәм мин Зәебез белән бик горурланып, яратып башкарабыз бу җырны. Безнең кече Ватаныбызга булган мәхәббәт бу җырда чагыла. Бергә өчәүләп Зәйдә концерт кую хыялыбыз да бар.


Район башлыгы Разиф Кәримов, район җитәкчелеге безгә һәр башлангычларыбызда ярдәм итеп тора, бәйрәмнәрдә чыгыш ясарга чакыралар, аларга моның өчен рәхмәт әйтәсем килә. Туган ягыңда, якташларың каршында чыгыш ясау - һәрвакыт зур имтихан ул. Сиңа ышаныч белдергән, сине яратып тыңлаган тамашачың алдында сынатмау, яңа үрләр яулау бик мөһим.

Фото шәхси архивтан.

"Зәй офыклары"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев