Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яшәгән саен, яшисе килә

Сугыш бер гаиләне дә читләп узмаган. Ул дәһшәтле елларда хезмәт куйган яшүсмерләр хәзер тугызынчы дистәне тутырып килә инде. Сугышта булмасалар да, дары исе иснәмәсәләр дә, алар колхозда, завод-фабрикаларда эшләп, илгә җиңү китергәннәр.

Шәһәрдәшебез, шул чор буыны булган Евдокия Лукина ул елларны яшьле күзләрен сөртеп искә ала. Шушы көннәрдә 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үзган җор телле, йөзеннән елмаю китмәгән ветеран белән сөйләшеп туйгысыз. Евдокия Степановна – “Туганайлар” газетасының аерылгысыз укучысы да әле.

Евдокия әби тумышы белән Югары Баграж авылыннан, биш балалы Степан дәдәй гаиләсендә дүрт кыз һәм бер ир бала үсәләр алар. Сугыш чыкканда Евдокия мәктәп укучысы була. Бөтен колхоз, хуҗалык эше аның кебек яшүсмерләр кулына кала. Малай-кызлар дәрестән соң фермаларга терлек карашырга йөри. “Малкайларны ашатырга азык юк, язга көч-хәл белән чыккан хайваннар болынлыкларга чирәмгә куыла башлый иде”, - дип искә ала Евдокия әби. Җәй җитүгә, укучылар да басу-кырларга солы һәм тары утарга йөргәнәр. Ул елларда күксагыз игелә торган була, чөнки аннан резина ясаганнар. Җиргә сыланып үсә торган әлеге культураларны билчән баса торган була.

–  Күксагыз утасагыз, ак эчле резин галушлар бирәбез, дип өметләндереп эшләттеләр безне ул вакытта. Тырышып эшләсәк тә, галуш бирүче булмады... Җелеккә тиде ул күксагыз, – ди Евдокия әби. Яшьләрнең куллары ярылып, чебиләп бетә, яраларга туфрак кереп, үлекләгән чаклар да була.

Сугыштан соң, кыз Алабуга педагогика училищесын тәмамлап, Федот мәктәбендә укытучы, тәрбияче булып эшли. Сугыштан кайткан, хуҗалык эшләре буенча директор урынбасары, Туңылҗа егете Василий белән танышып гаилә коралар. Аннан Лукиннар гаиләсе Иске Зәйгә күченеп килә. Василий – янгын куркынычсызлыгы хезмәте башлыгы, Евдокия ак чиркәүдә урнашкан типографиядә хәреф җыючы булып эшли.

1962 елның язында, Зәй районы бетерелү сәбәпле, типография Түбән Камага күчерелә. Евдокия прокуратурага суд кәгазьләре белән эшләүче хезмәткәр булып эшкә күчә. Василий дәдәй ГРЭС төзелгәч, поставщик булып эшли.

Лукиннар гаиләсендә ике кыз, бер ул үсә. Венера әнисе кебек педагогика институтында укып, шәһәребезнең 6 нчы мәктәбендә башлангыч класслар укыта. Аннан ул башлангыч класслар буенча директор урынбасары була. Валентина исә сәүдә институтын тәмамлап, Чаллыда хезмәт куя. Александр Казанда энергетика институтында белем ала. Кыскасы, Лукиннар өч балаларына да югары белем биреп, аларны тормыш юлына озата. Евдокия белән Василий Лукиннар тату гомер итәләр. Моннан ике дистә ел элек гаилә башлыгы вафат булган. Кайгы ялгыз килми, диюләре хак: улы Александрны да бакыйлыкка озатырга туры килә анага.

Кызлары ананы ялгыз калдырмый, хәлен белешеп торалар, булышалар. Ире сугыш ветераны буларак, Евдокия әби торак шартларын яхшырткан. Иске Зәйдән халык телендәге “зәңгәрсу” районга, бар уңайлыклары булган фатирга күченеп килгән. Әлеге йорт каршында җәен чәчәкләр үстерә икән ул.

– Тормыш яхшы хәзер, сөенеп туйгысыз, ни телисең – ашарга шул бар. Яшәгән саен яшисе килә, – ди ветеран.

Евдокия түти яңа шәһәрдә яшәүче кызы Венерада кыш чыккан. Дини кануннар буенча, кызлары, оныклары уңышларына куанып, алар иминлеген теләп яши ветеран.

Венера Юшкова, Зәй районы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев