Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яшел суганлы коймак рецепты

Витаминнарга бай яшелчә чоры булган җәйнең һәр мөмкинлегеннән файдаланып калыйк.

Яшел суган салып, тәмле итеп пешергән коймак өстенә вак кына туралган укроп та сибеп җибәрсәң, витаминлы ризык була.

Аның өчен берешәр стакан он, кефир һәм яңа гына кайнап чыккан су кирәк. 

Шулай ук, ике күкәй, пычак очына эләктереп кенә сәй содасы, өч аш калагы көнбагыш мае, ярты чәй калагы тоз, бер аша калагы шикәр комы алабыз.

Күкәйләрне күбекләнеп агарганчы болгатабыз да, тоз салабыз. Бер  стакан кап-кайнар суга шул күкәйне салып, тиз-тиз болгатабыз. Кефир өстибез. Иләнгән онны һәм соданы шул катнашмага өстибез.  Әйбәтләп болгатканнан соң, шикәр комы һәм май кушабыз. Яшел суганны вак кына итеп турап, шуңа салабыз. Тагын бер кат болгатабыз.

Фото: https://unsplash.com/

Майлы кызган табада ике ягын да пешереп алабыз.

Яшел суганлы коймакны туралган укроп кушылган каймак белән ашасаң, тагын да тәмлерәк булыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев