Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яшь калырга теләүчеләр бармы?

Һәр көнне бер алма ашаган кеше өч елга озаграк яши. Яки майлы, калорияле ризыкларны этеп куеп нәрсә ашап яшәргә була?


Һәр кешенең матдәләр алмашы төрлечә. Кемдер 80-90 яшьтә дә хәрәкәттә, дөрес фикер йөртә, гәүдә авырлыгы да нормаль, организмына тормыш өчен кирәк хәтле генә ашый. Кемдер 50 яшькә дә җитмәгән, матдәләр алмашы бозылган, бөтен җире авырта, үз авыруларына нәселдән килүче авырулар да өстәлә.
Түбәндәге киңәшләрне файдаланырга тырышыгыз.
✓ Яшелчәләр, җиләк-җимешләрне көнгә 400-500 г чамасы кулланырга.
✓ Яшелчәләрне пешереп ашаганда, алар тизрәк үзләштерелә.
✓ Үсемлек маеның төрлесен кулланырга.
✓ Аксым чыганагы буларак, күбрәк океан балыгы ашарга.
✓Итне пешергәндә башта 15-20 минут кайнатырга, шулпасын түгеп, яңадан юып, салкын суга салырга һәм әзер булганчы пешерергә. Шулай эшләгәндә итнең зарарлы матдәләре беренче шулпага чыга.
✓Күп кешеләр бәрәңге, ит өстенә мул итеп тоз сибеп ашый. Бу – организмга авыр йөк.
✓Организмда картаю процессларын киметү өчен кишер, кәбестә, шәфталу, абрикос, җиләкләр, мүк җиләге, анар, яшел чәй еш кулланырга кирәк.
✓ Алмаларны онытмагыз! Һәр көнне бер алма ашаган кеше өч елга озаграк яши!
✓Әстерхан чикләвеген атнага биш данә булса да ашагыз.
✓Кытай белгечләре өлкән яшьтәге кешеләргә бадәм (миндаль) чикләвеге ашарга куша, бу тышкы картлык билгеләрен бетерә.
✓Кышка кәбестә тозлагыз — файдалы да, арзан да.
✓ Үзегез ясаган кефир, катыкларның бер көнлеге эч катудан дә-валый, ә өч көнлеге, киресенчә, эчне катыра.
✓Җәй көне карлыган, кура җиләге яфракларыннан чәйләр эчегез.
Боткаларны да онытмагыз, һәр көнне төрле ярмадан пешерегез. Ашарга пешергәндә ашыгыз тәмле булсын өчен гел яхшы уйлар уйлагыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев