Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яшь гаиләләргә торак шартларын яхшыртуга бирелә торган дәүләт ярдәме күләме арта

Моңа кадәр ул 400 мең сумнан артмый иде. Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасына үзгәрешләр кертелә. Моңа бәйле закон проекты бүген Татарстан Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты утырышында каралды. Аны депутатларга республика яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов тәкъдим итте.

Алмаз Мингулов сүзләренчә, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган яшь гаиләләргә күрсәтелә торган дәүләт ярдәме хәзер артыграк булачак. Татарстан Республикасының 1999 нчы елның 21 октябреннән булган 2443 нче номерлы "Яшь гаиләләргә торак шартларын яхшыртуга дәүләт ярдәме турында" гы законның 7 нче матдәсе нигезендә, яшь гаиләләр торак сатып алганда, беренче кертем кимендә 20 процент булырга тиеш. Шул ук вакытта, дәүләт ярдәме 400 мең сумнан артык була алмый иде. Ягъни торакның 80 процент бәясен яшь гаилә капларга мәҗбүр. Фатир бәясе 1,5 млн сум булса, сатып алучылар аның кимендә 1 млн сумын беренче кертем буларак түләргә тиеш була.

Яңа закон проектында исә дәүләт ярдәмен фатир бәясенең 60 процентына кадәр арттыру күздә тотыла. Шуны да истә тотарга кирәк: ике кешедән торган яшь гаиләгә 42 квадрат метр, ә өч кешедән торган яшь гаиләдә һәр кешегә 18 квадрат метр мәйдан исәпләнә. Россия Федерациясенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы приказы нигезендә, Татарстанда быелның беренче кварталына торакның 1 квадрат метры 35079 сум дип билгеләнгән. Димәк, бу очракта ике кешелек гаилә 883 990 сум, өч кешелек гаилә 1 136 559 сум, дүрт кешелек яшь гаилә 1 515 412 сум күләмендәге дәүләт ярдәменә дәгъва кыла ала.

Лилия Локманова

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев