Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Яраткан дәдәй, алыштыргысыз педагог

Мамадыш районының Владимир авылыннан Елена БАЧКОВА яза

Дәдәм Геннадий Мишурин “Кызыл йолдыз” колхозында күп еллар – баш белгеч, аннан колхоз председателе булып эшләде. Колхозлар таркалып, җиргә инвесторлар килә башлагач, икенче югары белем алып, эшен Албай урта мәктәбендә информатика укытучысы буларак дәвам итте. Нәрсәгә тотынса да җиренә җиткереп башкара торган чын ир-егет ул.

...5-6 яшьләрдә булганмындыр, тау башындагы чирәмдә ялан тәпи уйнаганда аягымны корт чагып, үкереп елаганым хәтердә.

Тик озакка түгел, якында бәбкәләр саклаучы дәдәем килеп, мине иңбашына утыртты да, инешкә су коенырга алып төште. Авырту мизгел эчендә онытылды, рәхәтләнеп су кердек .

Казанга институтка укырга кергәч, туган йортны, әти-әнине, авылымны сагыну үзәкләргә үтте. Бу вакытта Геннадий дәдәй армия сафларында хезмәт итә иде. Беренче зарымны, эч серләремне бушатып, “сагынуга түзә алмый укуны ташлап кире кайтып китәрмен, ахры”, дип хат юлладым... Җавап озак көттермәде. Хаттагы хәтергә сеңеп калган бер җөмлә барын да хәл итте: “Әниләрне борчыма, кеше көлдермә!”. Дәдәемнең энәсеннән-җебенә кадәр аңлатып язган хатыннан сон тынычлап, укуымны тагын да тырышыбрак дәвам итәргә туры килде.

Иң матур хатирә булып, дәдәмнең Польшадан алып кайткан аксыл зәңгәр төстәге матур крепдешин джемперы күңелемдә сакланды. Хәзер дә матурлыгын җуймады ул кофта, яшьлегемне искә төшереп, һаман кигәлим. Фасоны да бер дә үзгәрмәде, яхшы сыйфатлы ул, туганым җылысы бөркелә аннан...

Тулай торакта торганда бүлмәдәге дүрт кызны шаккатырган тагын бер вакыйга исемдә. Армиядән кайткач Геннадий туган колхозыбызда агроном булып эшләде. Бик еш төрле шәһәрләргә командировкаларга баргалый иде. Берсендә, Ярославльдән кайтышлый, минем янга кергән, тик без укуда булганбыз. Дәдәй минем караватка бик матур бизәкле свитер һәм апельсиннар калдырып киткән иде. Моннан 35 ел элек Казанда андый җимешләр бөтенләй сатылмый иде шул... Авыз суларын агызып, бар тулай торакка хуш исләр аңкытып, сыйландык та соң кызлар белән...

Инде тормышка чыгар вакыт җитте. Туганнарым кайдан нәрсә таба ала, миңа бирнәгә төрле әйбер ташыдылар. Әни бик яхшылап зур түшәк эзерләде әзерләвен, тик 90 елларда модага матрас кереп китте, ә ул беркайда юк. Тагын каяндыр дәдәй юнәтте соңгысын. Бүгенге көндә дә үземә һәм гаиләмә һәрвакыт ярдәм итеп торучым ул.

Хатыны Люба җинги белән ике бала тәрбияләп үстерделәр. Аларның икесе дә укытучы һөнәрен үзләштереп, улы Владимир – Казанда, Ульяна Алабуга шәһәрендә балаларга физика, тарих фәннәреннән белем бирәләр. Владимир 2018 елда Татарстан күләмендәге “Ел укытучысы” конкурсында 4нче урынга лаек булды. Узган уку елында “Укытучылар династиясе” конкурсында катнашып, Мишуриннар династиясе республика конкурсында 1 урынга лаек булды. Люба җиңгинең дә әти-әнисе, туганнары – бары да зур хөрмәткә лаек укытучылар.

Албай авылында Мишуриннарның туган нигездә ял көннәре бик күңелле үтә. Владимир һәм Ульяна гаиләләре белән бергәләп, яраткан әти-әниләре, әби-бабайлары янына ашыгалар. Авылда үрнәк булып, халыкка бик тә кирәк булып көн күрәләр.

Кичләрен клубтагы бер генә кичә, бәйрәм дә алардан башка узмый. Халык Геннадий Алексеевичның матур һәм җиңел генә тыпырдатып татарча, башкортча биюен, Любаның үзенә генә хас тавыш белән моңлы җырлар сузуын; бик хисле итеп, йөрәк кылларын тибрәтердәй шигьри тәлгәшләр сүтүен бик ярата.

Бүгенге көндә Геннадий Алексеевич авылда балалар бакчасы мөдире булып эшли. Ә безнең Владимир авылы мәктәбендәге югары классларда информатика дәресләре укыта. Һәр укытучының гозерен тыңлау, сафтан чыккан компьютерларны көйләшү дисеңме, укытучыларның ноутбугына программалар урнаштыруда булышумы – барына да өлгерә. Төннең кай вакытында шалтыратсаң да, ярдәменнән баш тартмый, һәрвакыт булышырга әзер. Минем өчен ул – алыштыргысыз педагог, яраткан дәдәм, күпкырлы һөнәр иясе һәм олы шәхес.

Җәйләрен таңнан торып көтү озаткач, алар парлап, җиләк сезонында урманга ашыгалар. Дәдәйгә, ир-атларга сәеррәк булган шөгыль – жиләк җыеп сату хас. Гаилә бюджетына, икәүләшеп, шулай өстәмә керем ясыйлар. Үз бакчаларына керсәң дә әйләнеп чыгып булмый. Ни генә үстермиләр һәвәскәр бакчачы туганнарым. Кышка бик күп җиләк-җимеш, яшелчә консервлап ябалар.

Күп сөйләшми, күңелендә булган бар серен, хыялын бары эше белән күрсәтергә сәләтле туганымның йорт-җире ерактан балкып тора. Гел нидер яңарта, сүтә, төзи. 70 төрле һөнәр иясе, дип шундый егетләргә әйтәләр дә инде.

Геннадий туганым, кирәксә – балта остасы, мич чыгаручы, кирәк икән – эретеп ябыштыручы, алтын куллы – барын да булдыра. Геннадий Мишуринның ил алдында башкарган хезмәте Татарстан министрлар кабинетының, Мамадыш муниципаль районы башлыгының күп санлы Мактау кәгазьләре белән югары бәяләнде.

Үз хезмәтенең әһәмиятен тою, аңа тиешле бәяне алу – туган җирем, халкым, дип тырышып йөргән кеше өчен бик зур бәхет.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев